Әлбәттә, бу вакыйгаларның һәркайсы хакында бик озак бәян итәргә, аларны эзмә-эзлекле анализларга мөмкин булыр иде. Һәм киләсе язмаларда без бу темаларга әйләнеп кайтырбыз да. Бүген исә гәзит укучылар игътибарын сәясәттән ерак торган, әмма көндәлек яшәешебездә һәм киләчәк үсештә гаять мөһим әһәмияткә ия икенче бер мәсьәләгә юнәлтмәкчебез.
Мәгълүм булуынча, “Кызыл таң”ның 29 ноябрь санында Уфадан 40 километр читтә, Благовещен районында урнашкан Абыз күленең аянычлы хәле турында язып чыккан идек. Анда язылуынча, күл төбендә 30 метр тирәнлеккә тау астына китүче чокыр барлыкка килеп, су шунда төшеп югалган. Шул рәвешле күлне тергезү өчен хәзер я миллион сумнар салып әлеге чокырны “ямау” зарур, аның табигый рәвештә күмелүен көткәндә исә дистә еллар таләп ителә. Белгечләр исә күл төбендә чокыр барлыкка килүне карст катламының юылуы белән аңлатты. Тагы да шул, алар билгеләвенчә, бу беренче очрак кына түгел. Соңгы 50 елда гына Уфа янында карст катламында бушлык барлыкка килүнең 20дән артык очрагы теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә шушы рәвешле табигать һәйкәлләре генә түгел, байтак торак йортлар да зыян күргән.
Ни аяныч, узган атнада безгә янә, бу юлы башкаланың үзендә, карст катламы юылуына бәйле җир убылуның берничә очрагы шаһиты булырга туры килде. Аерым алганда, 25 ноябрьдә кичке якта башкаланың Калинин районындагы Интернациональ урамы, 193/2 санлы йорт янында асфальтта зур чокыр барлыкка килеп, анда парковкада торган автомобиль төшеп югалды. 11 метр тирәнлеккә төшеп гаип булган автомобильне махсус әзерлекле коткаручылар да эзләп таба алмады. Аны чын мәгънәсендә җир йотты. Бәхеткә, табигать казасыннан кешеләр зыян күрмәде.
Әлеге гадәттән тыш хәл шаукымы басылырга да өлгермәде, 30 ноябрьдә Черниковка бистәсендәге Беренче май урамында янә җир убылуы турында хәбәр килеп иреште. Шушы ук чорда шәһәр үзәгендәге Достоевский һәм Сипайловодагы Бикбай урамнарында да җир убылу һәм асфальт ишелү очраклары теркәлде.
Башкалада шушы рәвешле гадәттән тыш хәлләрнең ешаюына нәрсә сәбәпче соң? Моңа бәйле башкала халкы тормышына хәвеф яныймы? Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан моңа бәйле хәлне өйрәнү, тикшерү, даими күзәтүдә тоту, кисәтү һәм булдырмау җәһәтеннән нинди эш алып барыла? Башкала хакимиятенең Мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Камил Юлаев бу уңайдан түбәндәгеләрне җиткерде.
— Гомумән, Уфада мондый вакыйганы гадәттән тыш хәл дип әйтеп булмый. Вакыты-вакыты белән башкаланың төрле урыннарында җир ишелеп, тирән чокырлар барлыкка килә. Бу карст дип йөртелгән табигать күренеше белән бәйле. Тау токымнарының суда эрүе нәтиҗәсендә җир катламнарында куышлык, чокыр барлыкка килүе ихтимал. Уфа шәһәре известь-таш, гипс, акбур кебек суда җиңел эри торган тау токымнары өстендә урнашканга күрә, монда карст күренешләре элек-электән күзәтелә. Ел саен җир ишелүнең кимендә 10-12 очрагы булып тора. Соңгы ун ел эчендә мондый хәлләр башлыча шәһәр читендә булганга күрә, Уфа халкы карст хакында берникадәр онытып та өлгергән иде.
Әйтергә кирәк, 20 елдан артык элек Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Геология институты галимнәре Уфа шәһәренең карстлану картасын төзеде. Ул картаның шәһәр төзелеше өчен аеруча әһәмиятле булуы хакында әйтеп торырга да кирәк түгелдер. Анда шәһәр биләмәләрендә төзелеш алып бару өчен тотрыксыз һәм үтә тотрыксыз урыннар махсус билгеләнгән. Әлеге вакытта Уфадагы барлык төзелеш эшләре шушы картага нигезләнеп башкарыла. Төзелеш эшләре башланыр алдыннан карст күренешләрен ачыклау максатында махсус тикшерүләр үткәрелә. Шуңа күрә Уфа астындагы җирнең мондый үзенчәлегенә бәйле башкала халкы яшәешенә бернинди хәвеф тә янамый, дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Янә дә шул: Уфа шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы Ирек Ялалаов 2017-18 елларда шәһәрдә барган карст процессларын җентекләп тикшереп, карстлану картасын яңартырга кушты. Бу исә шәһәр җир асты мәйданнарын тагын да ачыграк күзаллап, алар буенча баетылган һәм тагын да төгәлрәк мәгълүмат базасы булдырып, карст катламы юылуына бәйле гадәттән тыш хәлләрне нәтиҗәлерак кисәтү мөмкинлеге бирәчәк.
Чыннан да, аерым оппозиция сайтлары һәм “сары басма”лар җир убылуда башкала хаки-миятенә гаеп ташлавы өчен бернинди дә нигез юк. Уфаның карст катламнары өстендә урнашуында, гаепләргә яраса да, бүгенге җитәкчелекне түгел, ихтимал, шәһәрне нигезләүчеләрне генә гаепләргә мөмкиндер. Хәер, ул вакытта, бүгенге кебек, кем җир асты катламнарын тикшерә алсын да, шуннан чыгып тиешле карар кабул итсен инде?!
Ә менә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә Уфа шәһәре хакимиятенең дә, тиешле хезмәтләрнең дә оператив эшчәнлеген чыннан да лаеклы бәһаләргә кирәк. Кыска вакыт эчендә гадәттән тыш хәл булган урыннарда барлык коммуникацияләр дә тәртипкә китерелде, шәһәр халкы яшәешендәге вакытлыча уңайсызлыклар тиз арада гамәлдән чыгарылды. Чокырга төшеп гаип булган автомобиль өчен Уфа шәһәре хакимияте исә аның хуҗасына яңасын алып бирергә вәгъдә итте.
Бу җәһәттән янә килеп шуны да сызык өстенә алырга кирәк: ярый әле заманында Уфада метро төзелешенә аны башламыйча нокта куелды. Югыйсә, илнең беренче Президенты Борис Ельцин Уфага килүендә аның капсуласын да салып киткән иде. Бәхеткә, Уфа шәһәренең карст катламы өстендә урнашуын, шуңа бәйле метро төзү биредә үтә дә хәвефле булуын исәпкә алып, моның өчен җаваплы җитәкчеләрнең Президент башлангычын туктатырга ихтыяр көче җитте. Югыйсә, бүген безгә бер автомобильнең җир астына төшеп гаип булуы турында гына түгел, ихтимал, йортлар, станцияләр ишелеп, кеше үлемнәре хакында да сүз алып барырга туры килер иде. Монысы инде чыннан да фаҗига булыр иде...
Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер, нинди җирлектә яшәвебезне исәпкә алып, моңа бәйле әледән-әле кабатланып торучы җир убылуларны планета масштабындагы фаҗига дәрәҗәсенә күпертмәсәк, чебеннән фил ясамасак иде. Башкортстан һәм аның башкаласы Уфа — кече ватаныбыз дибез икән, аны өстенлекләре һәм кимчелекләре белән ничек бар шулай кабул итәргә, ничек бар шулай яратырга тиешбез. Ә республика халкы хәвефсезлеге төбәк җитәкчелегенең дә, шәһәр властьларының да иң җитди игътибары үзәгендә. Кыскасы, тынычрак булыйк, җәмәгать.