+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь 2016, 02:00

Халык дружиналары — мөһим көч

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Башкортстанда халык дружиналары турында” Законны гамәлгә ашыру турында” парламент тыңлаулары үтте. Ул узган елның июнендә кабул ителгән иде. Әлеге закон гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуының төрләрен билгели. Алар — халык дружиналары, полиция белән штаттан тыш хезмәтәшлек итү, хокук саклау юнәлешендәге җәмәгать берләшмәләре. Утырышта законның үтәлеше һәм аңа бәйле проблемалар тикшерелде.

Дәүләт җылышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә үткән чарада парламент депутатлары, республиканың хокук саклау органнары, федераль ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре, республика Башлыгы Хакимияте, Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариаты, Хөкүмәт Аппараты белгечләре, шәһәр һәм район хакимияте башлыклары катнашты.

— Халык дружиналарын тергезү җәмәгать тәртибен саклау системасының мөһим өлешенә әверелде һәм гражданнарның полициягә карата ышанычын арттырды, — диде Константин Толкачев. — Золым белән көрәштә, полиция хезмәткәрләренең һөнәри тырышлыгыннан тыш, гражданнарның актив ярдәме кирәк. Җәмгыятькә ярдәм итәргә, тәртип урнаштырырга, чиста шәһәр һәм районда яшәргә теләүчеләр бихисап. Һәр почмакка хокук тәртибе сакчысы куеп булмый, ә кешеләрне хокук бозулар турында вакытында хәбәр итүгә һәм мөмкин булганча аны кисәтүгә өндәп була.

Аның фикеренчә, халык дружиналары булдыру — халыкның актив позициясе үсеше күрсәткече. Русиялеләрнең гражданлык җаваплылыгы, дәүләткә илдәге хәлне үзгәртүдә ярдәм итү теләге җәмәгатьчелекнең шәһәрдә, районда, тоташ илдә барган вакыйгалар өчен борчылуы турында сөйли.

— Халык дружиналары отрядлары булдыру буенча эш тоташ илдә алып барыла. Күрше төбәкләрнең тәҗрибәсен уртаклашып, республикада әлеге дружиналар эшчәнлеген нәтиҗәлерәк оештыра алачакбыз. Бүгенге утырышны югары дәрәҗәдә үткәрү муниципаль берәмлекләр вәкилләренә халык дружиналарын оештырганда очрашкан проблемаларны нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итәчәк дип ышанам. Дәүләт власте, хокук саклау, урындагы үзидарә органнарының һәм җәмәгатьчелекнең берлектәге эше җәмгыятьтә тотрыклылыкны сакларга, тиешле тәртипне тәэмин итәргә булышлык итәчәк.
Читайте нас: