+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 декабрь 2016, 02:00

Композиторның юбилей тантанасы үтте

Күренекле башкорт композиторы Заһир Исмәгыйловның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар тантаналы концерт белән тәмамланды. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында республиканың әйдүче солистлары һәм коллективлары чыгыш ясады, авторның билгеле әсәрләре яңгырады.

Чара дирижер Раушан Якупов җитәкчелегендәге Милли симфоник оркестр чыгышы белән үрелеп барды. Юбилей кичәсе “Салават” операсына увертюра белән башланды. Легендар опера арияләрен Эльвира Фатыйхова һәм Илһам Вәлиев башкарды.

Концертны алып баручылар Рушана Бабич һәм Фиргать Гарипов композиторның биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырды. Әлим Каюмов, Динә Хөсәенова һәм Александр Алексеев җитәкчелегендәге театр хоры башкаруындагы хәрби җырларда Бөек Ватан сугышы темасы яңгырады. “Кодача” музыкаль комедиясеннән дуэтны Артур Кәепкулов һәм Гөлнур Нарынбаева җырлады.

Заһир Исмәгыйлов башлангычы белән ачылган Уфа сәнгать институты һәм урта махсус музыка колледжы исеменнән Назгөл Ибраһимова һәм “Чулпылар” скрипкачылар ансамбле чыгыш ясады. Мәгърифәтче Акмулла образын Җәмил Әбделмәнов тәкъдим итте. Композиторның автордашы Лев Степанов белән берлектә язылган ”Торналар җыры” балетынан өзекне балет труппасы артистлары Гөлсинә Мәүлекәсова, Илдар Маняпов һәм Рөстәм Исхаков күрсәтте.

Гөлнара Вәлиева башкаруындагы “Яратам сине” романсы композиторның тугры хатыны — Мәгъсүфә Хәсән кызына багышланды. Аларның кызлары — профессор, республика Композиторлар берлеге рәисе Ләйлә Исмәгыйлова фортепианода үзе иҗат иткән пьеслаларны башкарды.

Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле солисты Айсылу Гайнетдинова тамашачыларга “Бишбармак” бюен бүләк итте. Кичә Мостай Кәримнең “Россиянмын” шигыре белән тәмамланды.

Режиссер Рөстәм Галиев юбилей концертын композиторның истәлегенә музыкаль бүләк төрендә оештырган. Анда күренекле кунаклар, композиторның хезмәттәшләре, укучылары, Уфа сәнгать институты педагог­лары һәм студентлары катнашты. Саха-Якутиядән аның тугры укучысы Владимир Ксенофонтов килгән иде. Остазына хөрмәт йөзеннән ул улына Заһир дип исем кушкан.
Читайте нас: