Башкортстаннан съезд эшендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев җитәкчелегендә иң зур делегацияләрнең берсе катнашты. Тәүге көнне съезд эшендә катнашучылар “Дәүләт сыйфаты”, “Үсеш һәм иминлек икътисады”, “Социаль сәясәт”, “Акыллы көч һәм мәдәни лидерлык”, “Сәламәт киләчәк”, “Үз йортыңда хуҗа бул”, “Аграр юнәлештә ныклы үсешкән дәүләт” темалары буенча төрле мәйданчыкларга бүленеп фикер алышты. 22 гыйнварда исә съездның пленар утырышы үтте. Анда бишьеллык эшчәнлеккә йомгак ясалды, шулай ук Югары һәм Генераль советларга әгъзалар сайланды. “Бердәм Русия” партиясе рәисе итеп делегатлар чираттагы тапкыр Дмитрий Медведевны, Югары Совет Рәисе вазыйфасына Борис Грызловны сайлады. Партиянең Югары Советы составына, шулай ук, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов керде. Константин Толкачев һәм Павел Качкаев — Генераль Совет составына, Рафаэль Мәрданшин Үзәк контроль комиссиясе составына сайландылар.
Әйтергә кирәк, съезд партия тормышында да, гомумдәүләт үсешендә дә байтак мөһим башлангычлар һәм карарлар белән билгеләнде. Мәсәлән, аерым дәүләтләр тарафыннан Русиягә карата кабул ителгән санкцияләргә генә бәйле түгел, гомумән, илнең аграр тармагын үстерү, азык-төлек белән үзебезне үзебез тәэмин итү дәүләт сәясәтендәге өстенлекле бурыч булуын сызык өстенә алып, Дмитрий Медведев тармакны финанслау күләме агымдагы елда да былтыргыдан ким булмаячагын билгеләде.
“Бердәм Русия” партиясе илдә эшкуарлык үсешенә киңрәк юл ачу һәм административ киртәләрне мөмкин кадәр киметү максатында да мөһим башлангыч белән чыкты.
—Без алга таба да бизнес юлындагы административ киртәләрне гамәлдән чыгаруны дәвам итәчәкбез. Бу җәһәттән эшкуарларга һәр ведомство тарафыннан ел саен тикшерү үткәрүне өч елга бер тапкыр комплекслы тикшерү үткәрү белән алыштырырга тәкъдим итәм. Шулай ук контроль-күзәтү органнары эшчәнлегенә карашны да үзгәртергә кирәк, — диде бу уңайдан Дмитрий Медведев.
Янә килеп, ил Хөкүмәте Премьер-министры, “Бердәм Русия” партиясе лидеры фикеренчә, коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмаларга җәмгыять өчен файдалы эш башкаручы статусы алуда да ярдәм кулы сузарга кирәк. Дмитрий Анатольевич белдерүенчә, бу аларның эшчәнлек нәтиҗәлелеген яңача күләм һәм сыйфат дәрәҗәсенә күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.
Аерым игътибарны исә Дмитрий Медведев кабул ителүче карарлар, аларның үтәлеше һәм нәтиҗәлелеге өчен партиянең җаваплылыгы мәсьәләсенә юнәлтте.
— Русиянең Дәүләт думасына сайлауларда “Бердәм Русия”, электоратның күпчелек тавышын җыеп, илдә лидерлык позициясен янә саклап калган икән, бу, тәү чиратта, халыкның аңа зур ышанычы хакында сөйли. Шуңа да ил халкының якланганлыгы, иминлеге өчен партия иңнәрендә гаять зур җаваплылык ята. Без, законнар чыгару дәрәҗәсендә мөһим карарлар кабул итеп кенә калмыйча, аларның үтәлешен дә җитди контрольгә алырга тиешбез. Бу җәһәттән “Бердәм Русия”, илдәге әйдәүче партия буларак, алга таба да Президентның уң кулы, таянычы булып калырга тиеш, — диде, бурычлар билгеләп Дмитрий Медведев.
Моңа бәйле ул “Бердәм Русия” партиясеннән депутатларның министрлар белән даими консультацияләр үткәрү механизмын кертү зарурлыгын да сызык өстенә алды. Дмитрий Медведев билгеләвенчә, бу ике як өчен дә, ахыр чиктә, дәүләт үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән гомум нәтиҗәдә уңай чагылыш табачак.
Гомумән, “Бердәм Русия” пар-тиясенең ХVI съездында илкүләм әһәмияткә ия шундый эшлекле карарлар байтак булды. Шунысы мөһим: аларның ярыйсы гына өлеше Башкортстан җирлегендә яралып, республикадан Дәүләт думасына сайланган депутатлар тарафыннан тәкъдим ителде. Әйтик, модераторы Башкортстаннан депутат Павел Качкаев булган “Үз йортыңда хуҗа бул” дискуссион мәйданчыгында “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары капиталь ремонт буенча программаларны тормышка ашыру өлкәсен-дә контрольне бермә-бер катыландыру башлангычы белән чыкты.
— Бүген ил халкы капиталь ремонт фондына байтак акча күчерә. Димәк, шушы өлкәгә җитди халык контроле булдыру да максатка ярашлы булачак, — диде бу уңайдан Павел Качкаев.
Башкортстаннан депутат Рафаэль Мәрданшин исә ил Хөкүмәте Премьер-министры һәм “Бердәм Русия” партиясе лидеры Дмитрий Медведевның бизнесны ел саен тикшерүне өч елга бер комплекслы тикшерү белән алыштыру башлангычына зур канәгатьлек белдерде. Депутат бизнесны контроль органнарының нигезсез тикшерүләреннән, башбаштаклыгыннан арындыру юнәлешендә инде узган чакырылышлардан ук колачлы эшчәнлек алып бара. Һәм менә ул китергән дәлилләр закон проекты нигезенә ятачак.
Съезд делегаты, “Ана һәм бала” хәйрия фонды һәм өстәмә белем бирү үзәге директоры Тимур Кунаккуҗин исә Дмитрий Медведевның икенче бер башлангычына бәйле, Башкортстанда инде бүген үк коммерциягә карамаган оешмаларның дәүләт власте органнары белән тыгыз хезмәттәшлек тәҗрибәсе булуын сызык өстенә алды.
Съездда республикада авыл клубларын модернизацияләү буенча тупланган уңай тәҗрибә дә башка төбәкләргә үрнәк итеп куелды. Моңа, тәү чиратта, партия төбәк бүлекчәсенең “Урындагы мәдәният йорты” проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелә. Башкортстанның күпфункцияле авыл мәдәният йортларын ачуда илдә лидер булуын сызык өстенә алып, Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский, бу тәҗрибәне ил күләмендә тарату да максатка ярашлы булыр иде, дип билгеләде.
Съезд тәмам, ә анда кабул ителгән мөһим карарларны тормышка ашыру буенча эш әлегә башланып кына тора. Бу җәһәттән алдагы биш ел партия өчен дә, илнең һәм аның күпмилләтле халкының социаль-икътисади үсешендә дә бик күп мөһим казанышлар, яңача тормыш дәрәҗәсе белән билгеләнер, дип ышанасы килә. Ә монысы инде илдә әйдәүче фирка булган “Бердәм Русия” партиясе карарларының ни дәрәҗәдә үтәлешенә, аның эшчәнлек нәтиҗәлелегенә дә турыдан-туры бәйләнгән.