Язганнарыбыз нигезле булсын өчен статистика мәгълүматларына мөрәҗәгать итик. Әйтик, “Башинформ” агентлыгы “Башкортостанстат” мәгълүматларына нигезләнеп, агымдагы елның 12 гыйнварында республиканың азык-төлек базарындагы бәяләргә бәйле шундый мәгълүмат китерде. Аңа ярашлы, 30 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр бәрәңгенең килограммы республикада 4,9 процентка, кәбестә — 4,1, суган — 3,6, дөге ярмасы һәм сөт — 2,2, тавык ите 0,8 процентка кыйммәтләнгән. Янә дә бер атнадан әлеге товарларга бәяләр, шул ук тәртиптә, янә 1,9 процентка, 2,6 процентка, 2 процентка, 0,4 һәм 0,2 процентка күтәрелде.
23 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча исә суганның бәясе 2,1 процентка, тары ярмасы — 1,7, кишер — 1,6, каты һәм йомшак сырлар — 1,4, сыер ите — 1,3 процентка, алма — 1,2, сыер мае — 1, сөт — 0,8 процентка, икмәк 0,5 процентка артты. 30 гыйнварда алынган мониторинг нәтиҗәләре исә атна эчендә бәрәңгенең хакы янә 3,8 процентка, дөге ярмасы — 1,7, чәй – 1,2, көнбагыш мае — 1,1, он һәм сыер мае — 0,9, токмач, алма, тавык ите, сөт һәм сырларның, шулай ук, 1 процентка кадәр күтәрелүен күрсәтте. Ягъни мәсьәләгә арифметик ысул белән килгәндә, бер ай эчендә генә дә аерым төр товарлар ун процентка кадәр кыйммәтләнгән булып чыга. Дүрт атнада хакларда булган аерманы бергә кушканда, мәсәлән, республикада бер килограмм бәрәңгенең шушы чорда 10 процент тирәсенә, кишер, кәбестә, суганның — 8, сөт, сыр, май, сыер һәм тавык ите, башка төп азык-төлек продуктларының 3-5 процентка кыйммәтләнүен күрәбез.
Хәер, моңа мисал эзләп ерак барасы түгел. Әйтик, Уфадагы иң зур “Магнит” гипермаркетында узган ел ахырында 3,2 процент майлылыктагы “Первый вкус” сөтенең 1,5 литрлы кабы 82 сум тора иде. Гыйнвар башында аның хакы 92 сум булды, ай ахырында исә 97 сумга җитте. Бу очракта гади арифметика буенча исәпләгәндә дә сөтнең бәясе 18,3 процентка күтәрелгән булып чыга.
Әлбәттә, аерым төр азык-төлек товарларына бәяләр үсешеннән чыгып кына илдәге гомум инфляция хакында фикер йөртергә ярамый, диючеләр дә табылыр. Килешәбез. Әмма, ни аяныч, азык-төлектән тыш товарларга булган бәяләр сәясәте дә әлегә инфляциянең түбәнәюе файдасына түгел кебек. Һәр товар бәясендә мөһим роль уйнаучы шул ук ягулыкка хакларга гына килгәндә дә ай эчендә, әйтик, “Башнефть” заправкаларында ул ике тапкыр күтәрелде. Тәүдә 30 тиенгә, бер атнадан янә 20 тиенгә. Беренче карашка, бу әллә ни зур сан да түгел кебек. Шул ук вакытта, процентлар нисбәтеннән караганда, ай эчендә бер литр бензинның хакы якынча 1,4-1,5 процентка арткан булып чыга. Ә хәзер бәяләрдәге шушы аерыманы икмәк, ит, сөт, яшелчә, кием-салым, көнкүреш җиһазлары, көндәлек тормыштагы башка товарлар хакына өстәсәк... Ай-һай ярыйсы ук зур сан килеп чыга...
Ә хезмәт хаклары, стипендияләр, пенсияләр, башка түләүләр? Ни аяныч, Русиянең яңа тарихында аларның үсеше илдәге инфляция артыннан куып җитә алганы юк әле. Пенсияләр, дигәннән. 1 февральдән илдә ул 5,4 процентка артты. Әмма аерым товарларга хаклар ай эчендә 10 процентка сикерә икән, ел дәвамында, күп дигәндә ике тапкыр пенсияләр күләмен берничә процентка арттыруны өлкән буынга тоемлы ярдәм дип әйтеп буламы? Гомумән, өлкәннәр хәзер пенсия артуга сагаеп карый башлады. “Пенсияне алты процентка арттырганнар икән, ел ахырына кадәр реаль инфляция күрсәткече 60 процентка җитмәгәе”, — дигән шик-шөбһә белдерде шушы көннәрдә “Кызыл таң” нәшрияты редакциясенә килгән пенсионерларның берсе. Гыйнвар эчендә генә дә азык-төлеккә хакларның шушы рәвешле сикерүен исәпкә алганда, бу очракта өлкән кешенең сүзе, чыннан да, тормышка ашмагае диясе генә кала...