+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2017, 02:00

Язгы ташкынга әзерлек башланды

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов язгы ташкынга каршы комплекслы чаралар оештыру турында боерыкка кул куйды.

Февральдә шәһәр һәм районнарда халыкны гадәттән тыш хәл килеп туу хәвефе хакында кисәтү буенча команда-штаб күнекмәләре үтәчәк. Агыйдел һәм башка елгалар бассейннары буенча кар катламын билгеләү өчен авиация ярдәмендә гамма-төшерү оештырылачак. Кар катламында су запасы буенча якынча фаразлар март уртасында төзеләчәк. Боз тыгыннарын бетерү өчен шартлатучылар бригадасыннан күчмә отрядлар әзерләнә.

Республиканың ташкынга каршы комиссиясенә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев җитәкчелек итә.

* * *

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташкынны кисәтүгә бәйле чараларны гамәлгә ашыра башлады. Министрлыкның Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә селектор киңәшмәсе үтте. Анда ярларыннан чыккан елгаларда коткаручылар төркемнәрен булдыру мәсьәләләре тикшерелде.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Антистихия” үзәгендә агымдагы елда язгы ташкынның якынча фаразы әзерләнгән. Федерациянең 20 субъектында хәлнең начар булуы күзәтелә. Себер федераль округында коткаручылар алты төбәктә — Кемерово, Новосибирск, Томск, Омск өлкәләрендә, Алтай краенда һәм Алтай республикасында көтелмәгән хәлләргә әзер булырга тиеш. Идел буе федераль округында 11 төбәктә — Башкортстан, Татарстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия һәм Чувашстан республикаларында, шулай ук, Киров, Түбән Новгород, Ырынбур, Самара һәм Саратов өлкәләрендә ташкынга аерым игътибар бүленәчәк.
Читайте нас: