– Элегрәк экология мәсьәләсе, башлыча, иҗтимагый оешмаларны гына борчыса, бүген бу хакта илдә һәркем җитди уйлана, – диде Гомумрусия халык фронтының Башкортстандагы “Экология һәм урманны саклау” төбәк төркеме җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов. – Мондый күренеш экологик хәлнең үзгәрешенә генә кайтып калмыйдыр. Киләчәкнең тирә-як мохит чисталыгына бәйле булуын аңлаучылар артты. Былтыр Гомумрусия халык фронтына экология мәсьләсе белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Шул исәптән коммуналь, каты көнкүреш калдыкларының рөхсәт ителмәгән урыннарга түгелүе турында да еш ишеттек. Чүплекләр мәсьәләсе Гомумрусия халык фронтының Мәскәүдә үткән “Действие” форумында да күтәрелде һәм лидерыбыз Владимир Путинга да җиткерелде. Форумнан соң бу хакта республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка да хәбәр иттек. Нәтиҗәдә, “Генераль җыештыру. Чүплекләрнең интерактив картасы” проекты эшләнде һәм старт алды.
Проект ничек эшләячәк? Республикада законсыз хасыйл булган чүплекләр белән көрәштә һәркем катнаша ала. Бу хакта проект координаторы Морад Шәфыйков сөйләде. Моның өчен, kartasvalok.ru интернет-чыганагына кереп, Башкортстанны табарга кирәк. Арытаба Яндекс-картада чүплек урынын күрсәтеп язу мөһим. Әлбәттә, бу урын иң элек тикшереләчәк. Картада барлыкка килгән кызыл нокта – мөрәҗәгатьнең игътибарга алынуы, сары нокта – эш башлану һәм яшел нокта җыештыру тәмамлануы турында сөйли. Иң мөһиме – мөрәҗәгать чынбарлыкка туры килергә тиеш. Проект старт алгач, Русиядә 530 чүп түгү урыны ачыкланган. Шуларның 9ында эш тәмамланган һәм 56сында дәвам итә. Башкортстанда 9 чүплек ачыкланган.
Проект тулы көченә эшли башласа, Башкортстанда чүп түгү урыннары җитәрме? Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Филүс Яхин белдерүенчә, төбәктә 31 полигон эшли. Якын киләчәктә тагын алтыны сафка кертү планлаштырыла. Филүс Флүр улы фикеренчә, проект кысасында чүп җыю кинәт арткан очракта да аны кабул итү буенча киеренкелек булмаячак.
Чүплекләр белән көрәшергә проект кына ярдәм итә алырмы? Әйтергә кирәк, моңа кадәр дә халкыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне Яндекс-карта ярдәме белән хәл итү очраклары теркәлде. Иң уңышлыларның берсе – Мәскәү мэры Сергей Собянинның “Наш город” геомәгълүмат порталы. Портал аша алты елда 1557622 мәсьәлә хәл ителгән. Шул ук вакытта, урынында таптанган, өметне акламаган мисаллар да бар. “Генераль җыештыру. Чүплекләрнең интерактив картасы” проектының уңышлы гамәлгә ашачагына өмет зур. Чөнки һәркемнең чиста мохиттә сау-сәламәт булып яшисе килә. Мондый максатка чүп түгүне җитди контрольгә алып, бу юнәлештәге мәдәниятебезне арттырган очракта гына ирешеп булачак. Проект нәкъ шушы нәтиҗә ирешергә ярдәм итәчәк.