+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 февраль 2017, 02:00

Осталыкта көч сынаштылар

“Телен белгән югалмас”, дигән борынгылар. Бик дөрес әйткәннәр. Бүгенге тәрбия һәм сәламәтлек сагында торучылар да “Бала никадәр күп тел белсә, аның үсеше өчен шулкадәр яхшырак”, диләр. Әлбәттә, иң беренче чиратта кеше үзенең туган телен белергә тиеш. Кызганыч, бүгенге заман ата-аналары арасында бу хакыйкатьне бик аңламаган кешеләр арта бара кебек... Шулай да җәмгыятебездә туган телләр өчен җан атып торучы кешеләр, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, яшьләр булуы сөендерә. Күптән түгел без Стәрлетамак шәһәрендә моңа тагын бер кат ышанып кайттык.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...” дигән нәфис сүз осталары бәйгесе Халыкара туган тел көненә багышланып үткәрелде.

– Без бу чараны дүртенче ел үткәрәбез. Баштарак мәктәп укучыларын вузга җәлеп итү максатыннан декабрь аенда оештыра идек. Соңрак форматын үзгәртеп, Туган тел көненә багышлап үткәрә башладык, – ди татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров. – Бәйрәмебез Башкортстандагы татар шагыйрьләренең иҗатына юнәлтелә. Бәләбәй, Бишбүләк, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Авыргазы, Гафури, Миякә районнарыннан мәктәп һәм колледж укучылары үзебезнең республика шагыйрьләренең шигырьләрен сайлап алып ятлыйлар. Ул шагыйрьләрнең үзләрен дә чакырырга тырышабыз.

Рафаэль Сәмиков җитәкчелегендәге “Нәүруз” татар вокаль ансамбленең матур чыгышыннан соң яшь нәфис сүз осталарын филиал директоры урынбасары Рәйсә Илешева сәламләп, якты теләкләрен җиткерде. Чуваш вокаль ансамбле “Савни” чыгышы һәркем күңеленә дәрт өстәде.

Катнашучылар дулкынлана-дулкынлана аудитория­ләргә таралышты. Шигърият сөюче татар, чуваш яшьләре жюри алдында сынау тотты.

Толбазы лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Шәяхмәтова белән сөйләшеп алдым.

— 7нче сыйныф укучысы Азалия Абдуллинаны инде икенче ел алып киләм. Үткән ел җиңүче дипломы алган идек тә, быел бераз каушап китте әле, — ди Гөлчәчәк Мәһәди кызы. – Бу чараны бик яратабыз, оештыручыларга рәхмәтлебез. Балаларның, яшьләрнең туган телне белүләре, сөюләре бик мөһим бит.

Менә тантаналы мизгелләр җитә – җиңүчеләрне тәбрикләү, бүләкләү минутлары. Дүртенче, өченче, икенче дәрәҗә диплом алучылар бүләкләнгәннән соң, беренчелекне яулаучылар янә бер кат бик сәнгатьле итеп ятлаган шигырьләрен укып ишеттерде: Стәрле­тамак шәһәренең Җәлил Киекбаев исемендәге 3нче гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Илмира Бибакова Клара Тукаеваның “Изге мирас”ын, 5нче гимна­зиянең 10нчы сыйныф укучысы Юлия Исмәгыйлева Роберт Миңнуллинның “Тукай гасыры”н, Башкортстан мәдәният һәм сәнгать колледжы студенты Айнур Синагулов Әнгам Атнабаевның “Ак каеннар кая булганнар?” шигырен.

Бәйгедә катнашучыларны шагыйрәләр Земфира Муллагалиева, Фатыйма Галиева, Илүсә Исмәгыйлева, “Тулпар” журналының бүлек мөхәррире, язучы Дилбәр Булатова, “Ашкадар” әдәби түгәрәге әгъзалары, башкорт филологиясе факультеты студенткалары Алина Салихова һәм Алина Галәветдинова тәбрикләп, иҗади күчтәнәчләрен бүләк итте.
Бәйрәм һәммәсенең күмәкләп “Туган тел” җырын башкаруы белән тәмамланды һәм күңелләрдә онытылмас тәэссоратлар калдырды.
Читайте нас: