+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 март 2017, 02:00

Башкортстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле!

Иртәгә Уфада “Русия фин-угыр халыклары ассоциациясе” Гомумрусия хәрәкәте советы президиумы утырышы үтәчәк.Русиядә аның күпмилләтле халкы гасырлар дәвамында дус һәм тату яши. Күпмилләтле Башкортстан толерант гомер кичерүнең үрнәге булып тора. Безнең республика – күпмилләтле һәм күпконфессияле. Башка дин тотучыларга, башка милләт вәкилләренә — күршеләреңә ихтирам белән карау буыннан-буынга тапшырылып килә.

3 мартта Уфада Русия Президенты каршындагы Милләтара мәсьәләләр буенча советның Халыклар мәдәниятләре һәм телләре төрлелеген саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Петр Тултаев җитәкчелегендә “Русия фин-угыр халыклары ассоциациясе” Гомумрусия хәрәкәте советы президиумы утырышы үтәчәк. Чарада дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре, фин-угыр милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре катнашачак.

Утырышның көн тәртибендә – фин-угыр халыкларының этномә­дәни үзенчәлеген саклау, Русиядә яшәүче фин-угыр халыкларының IV съездына әзерлек мәсьәләләре.

Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә “Русиядә фин-угыр әдәби китапларын бастыру тәҗрибәсе” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтәчәк. Китапханәгә фин-угыр телләрендә нәшер ителгән әдәбият тапшырылачак.

Көннең икенче яртысында утырышта катнашучылар Кырмыскалы районында булып, күпфункцияле мәдәни үзәк, мордва фольклорчысы, этнографы, эрзя әлифбасын төзүче Авксентий Юртовның Илтирәк авылындагы музее белән танышачак, Кырмыскалы авылында бәйрәм концерты караячак.

Башкортстанда Мордва милли-мәдәни автономиясе, “Эрвел Марий” мари милли-мәдәни үзәге, Республика удмуртлары милли-мәдәни үзәге актив эшли. 2005 елда “Башкортстан Республи­касының фин-угыр халыклары ассамблеясе” оештырылды. Милли-мәдәни үзәкләр милләтләрне рухи-мәдәни савыктыруга, ана телен, гореф-гадәтләрен саклауга, үс­терүгә, балаларны милли рухта тәрбияләү, патриотизм һәм мил­ләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыра.

Бүген Башкортстанда 106 меңгә якын мари яши. Бу – Русиядә яшәүче мариларның иң зур диаспорасы. Республикада 240 мари авылы бар. Марилар Мишкә, Калтасы, Бөре, Шаран, Балтач һәм Нуриман районнарында тупланып гомер кичерә. 2004 елда Мишкә районында Башкортстан халыклары Дуслык йорты филиалы – мари тарихи-мәдәни үзәге төзелде. Районда 20 мең мари (районда гомер кичерүчеләрнең 69,3 проценты) яши.

Башкортстанда 21,5 мең удмурт яши. Алар Яңавыл, Тәтешле, Калтасы, Борай районнарында тупланган, Балтач, Кушнаренко, Илеш һәм Ярмәкәй районнарында, Нефтекама, Уфа, Агыйдел, Октябрьский һәм Стәрлетамакта зур булмаган төркем бар. Удмуртлар үз ана телен, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен саклавы һәм үстерүе башкаларга үрнәк булырлык. Шушы көннәрдә республика удмуртлары милли-мәдәни үзәге үзенең 20 еллыгын билгеләде. Тәтешле райо­нында эшләп килүче Сәлимьян Гарифуллин җитәкчелек иткән милли-мәдәни үзәк удмуртларның үзаңын күтәрүгә зур өлеш кертә.

Башкортстанда 26 меңнән артык мордва гомер кичерә (башлыча бу милләтенең эрзя төркеме вәкил­ләре). Федоровка районының Кузьминовка һәм Булякай авылларында — мукшы, Федоровка, Верхний Алаштан, Алешкино, Гончаровка авылларында эрзя төркеме вәкилләре яши. 2011 елда Федоровка районында Мордва тарихи-мәдәни үзәге ачылды.
Читайте нас: