+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 март 2017, 15:48

Чокырларны бергә ямыйк!

Яз-гүзәлкәй килү белән күңелләр генә күтәрелми, проблемалар да калка. Халыкны, аеруча Уфада, иң борчыган сорауларның берсе: быел юллар нинди булыр?

Юкса, былтыр яз автомобиль йөртүчеләр асфальтта барлыкка килгән чокыр-чакырлардан бик интекте. Уфа шәһәре хакимияте быел бу бәлагә алдан ук әзерләнә. Мисалга, юл хезмәткәрләре февраль ахырында ук Уфа юлларындагы чокырларны ямарга кереште. Ремонт "салкын асфальт" технологиясе белән башкарыла.
Моннан тыш, хакимиятнең рәсми сайтында юл өслегенең өлешчә җимереклекләренең интерактив картасы (начар юллар картасы) булдырылды. Әлеге карта яндекс-карта нигезендә булдырылган. Һәркем, картага билге ясап, зур булмаган заявка формасын тутырып, юлдагы проблемалы урынның фотосын беркетеп, ремонт таләп ителүче урын хакында хәбәр итә ала. Димәк, юлларны төзекләндерүгә без дә үз өлешебезне кертү мөмкинлегенә ия булдык.
Читайте нас: