+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 март 2017, 11:09

Рөстәм Хәмитов хатын-кызларны котлады

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов котлау юллады. Анда болай диелә:

“Хөрмәтле хатын-кызлар!
Язның гүзәл бу бәйрәме күптән инде барыбыз өчен дә иң яратканнарның берсенә әверелде. Нәкъ сез дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез, гаиләдә ышаныч һәм үзара аңлашу мохите булдырасыз, гүзәллек һәм мәхәббәт, шәфкатьлелек һәм нәзакәтлелек, мөлаемлык һәм акылны үзегездә чагылдырасыз.
Сез үзегезне балалар тәрбияләүгә, йорт мәшәкатьләренә багышлыйсыз, шул ук вакытта һөнәри өлкәдә дә зур казанышларга ирешәсез, иҗтимагый эш, хәйриячелек белән шөгыльләнәсез, республика үсешенә тоемлы өлеш кертәсез.
Сез, хөрмәтле хатын-кызлар, һәрьяклы ярдәм тойсын һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән карасын өчен Башкортстанда гаиләне, аналарны һәм балаларны саклау юнәлешендә күп нәрсә эшләнә.
Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, рух күтәренкелеге һәм барлык изге теләкләрне юллыйм. Сезнең янда һәрвакыт яратучы, игътибар һәм ихтирам белән куандыручы кешеләр булсын! Барлык изге теләкләрегез тормышка ашсын!
Бәхетле булыгыз!”
Читайте нас: