+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 март 2017, 02:00

Карлар эри, су таша...

Республика җаваплы чорны нинди әзерлек белән каршы ала?Яз килүен республика халкы, беренчедән, быел табигать тарафыннан мул яудырылган кардан котылу чоры буларак куанып көтсә, икенчедән, кар суларының нинди хәвеф китерергә мөмкинлеген уйлап сагая да.Башкала хезмәтләре “зур су” килүенә әзерлекне күптән башлады. Белгечләр фикеренчә, быел Уфада язгы су күләме 20 ел күзәтелмәгән күрсәткечтән узып китәчәк. Әлеге вакытта республиканың авария-коткару көчләрен әзерләү бара, ташкынга каршы штабларның, вакытлыча күзәтү постларының саны һәм урыны раслана.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Антистихия” үзәгендә ташкынның ничек узачагы хакында якынча фараз төзелгән.

Вакыйгаларның күңелсез борылыш алуы илнең 20 субъектына янавы ихтимал. Хәвеф зонасына Себер федераль округы, Урал федераль округында — Курган, Свердлов, Төмән өлкәләре керә. Идел буе федераль округында 11 субъектка, шул исәптән Башкортстанга да, куркыныч яный. Шуңа да язгы ташуга әзерлек республикада аеруча җитдилек белән бара. Коткаручылар мөмкин булган боз тыгыннарын җимерү өчен 200 тоннадан артык шартлаткыч әзерләгән.

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрдановның карарына ярашлы ташкынга каршы чаралар оештырылды. Февральдә шәһәр һәм районнарда команда-штаб чаралары узды, гадәттән тыш хәлләр туу очракларын халыкка җиткерү мәсьәләләре тикшерелде.

Кар катламында никадәр су запасы булуы хакында белгечләр март урталарында әйтә алачак. Кирәк булган очракта боз тыгыннарын бетерү өчен шартлатучылар бригадаларыннан торган күчмә отрядлар оештырылачак. Республиканың ташкынга каршы комиссиясенә Премьер-министр урынбасары Марат Мәһәдиев җитәкчелек итә.
Читайте нас: