Туксан яшьлек язучылар, артистлар, гомумән, республикага, илгә билгеле шәхесләр белән күп аралашырга, алар турында күп язарга туры килде. Алар нәрсә турында сөйләргә, сорауларга акыллы итеп җавап бирергә белә. Ә менә Хәмитҗан абый белән, минем өчен бик аңлашылып та бетмәгән һөнәр иясе белән (статистика хезмәткәре), ничек әңгәмә коруымны фаразлый алмадым. Җор телле, искиткеч зирәк хәтерле якташым сөйләшүне авыл хәлләрен, күрше-күлән исәнлеген, урамыбыздагы яңалыклар турында сораудан башлады. Мин, бүгенге күзлектән карап, ихлас, төгәл җавап бирдем шикелле. Тик әңгәмәдәшем ничектер моңсуланып, уйчанланып китте кебек. Аннары көтмәгәндә елмайды да: “Һай, мин бик борынгы кеше икән... Син сөйләгәннәрдән Афзал малае Мидхәт кенә минем чоргы, калганнарын белмим дә диярлек”, — дип куйды. Шунда ук үзе белән булган бер кызык хәлне дә сөйләп алды. Шулай, авылга бер кайтуында урамда очраган 50 яшьләр чамасындагы ирдән кем улы булуын сораган. Таныш исем ишетмәгәч, Хәмитҗан абый үз чордашларының исемнәрен атый. Теге ир кычкырып көлеп җибәрә дә: “Ә, алар бит бик борынгы кешеләр, берсе — минем картәти”, — дип әйтә.
— Менә шуннан соң мин дә үземне “борынгы кеше” дип йөртәм, — ди Хәмитҗан абый.
Әйе, 1927 елда туган Хәмитҗан абый башыннан ниләр генә үтмәгән! Иң тәүге олы вакыйга – колхозлашу. Хәмитҗан абзыйның атасы Мәрданов Гыйлемҗан авылда хәлле крестьяннардан исәпләнгән. Мал-туары ишле, абзарда — атлар. Иген игү өчен барлык кирәк-ярак, ашлык сугу корылмаларына кадәр үз утарында. “Безнең якка колхозлашу соң килде микән, авыл халкын колхозга керергә бик ашыктырмадылар, һәркем аерым хуҗалык булып иген үстердек. Мин әткәй белән гаиләбезгә бүленгән җирдә арыш чәчкәнне хәтерлим: кул белән чәчәбез, әнкәй сыерга тырма тагып тырмалый. Җиребез Наҗы елгасының аръягында, Коралачык авылына җитмәс урында иде. Урак урганымны, көлтәләрне ындыр артына алып кайтып, чабагач белән ашлык сукканымны онытырлык түгел, — дип искә ала әңгәмәдәшем.— Әнкәйләр уразада. Эссе көннәр. Алар авызларын су белән генә чайката да, ял да итеп тормыйча, урак уралар. Кул арасына керердәй — бер мин, көлтә бәйлим. Көч җитми, куллар камылга ертылып бетә. Агайларымнан Сабирҗан – Уфада, Закирҗан армиядә иделәр. Ике кыз туганыбыз Рәсимә белән Рәсүлә кызамык чиреннән үлделәр”.
Авыл халкы берәм-берәм колхозга керә башлый. Колхозчыларның күмәкләп, атлар җигеп эштән кайтканын бәләкәй Хәмитҗан кызыгып күзәтә: арбада эш кораллары белән апалар утырган, алар артыннан егетләр, арыган булуларына карамастан, шаярышып-көлешеп кайталар. Әткәләре дә колхозга керә.
Атлары токымлы була Мәрданов Гыйлемҗан бабайның. Соңыннан район партия комитетында исәптә торып, Уфадагы ярышларда катнашалар. Бүләккә патефон биргәннәрен дә хәтерли Хәмитҗан абый. Ул авылда берәү була. Сугыш башлангач, атларны фронтка бөтен авыл халкы елап озата.
Наҗытамак авылында 30нчы елларда 800гә якын кеше яшәгән. Хәмитҗан укырга төшкәндә беренче сыйныфта 26 бала була. Мәктәп итеп манарасы киселгән элекке мәчетне файдаланалар. “Хаков фамилияле укытучы укытты безне,” — ди Хәмитҗан абый. Җидееллык мәктәпкә өч чакрымдагы Әсән авылына йөриләр. Җәй айларында колхозга ярдәмләшәләр.
— Безнең авылда ул елларда карбыз үстерәләр иде. Сезнең йорттан 100 метр гына ераклыкта, “иске бакча” дип аталган урында, — дип дәвам итә якташым. — Наҗы елгасыннан чиләкләп ташып су сибәбез. Уңыш күп. Кая куярга да белмиләр. Арбаларга төяп, ат белән аларны һәр өйнең ихатасына аударып китәбез. Бу – колхозчыларга эш хакы булгандыр инде...
Чыннан да бик борынгы кеше минем әңгәмәдәшем. Аяклы тарих. Аның башыннан кичкән вакыйгалардан авыл тарихын язып була. Һәр күргән-белгәнен тәфсилләп сөйләве – бүгенге яшьләргә дәрес. Хәзерге мәктәп укучыларыннан ат җигеп печән ташыту, бакчага чиләкләп елга суы сиптерү түгел, үзләре укыган сыйныф идәнен юдырырга да ярамый. Имеш, бала хезмәтеннән файдалану тыела! Шуңа да эшләми генә җиңел кәсеп белән баерга теләүчеләр буыны үсте дә инде! Ә Хәмитҗан абыйның чордашлары, ачлы-туклы һәм ярым ялангач булуларына карамастан, эшкә дә, укырга да атлыгып тора.
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул авылдан 15 чакрымдагы Дүртөйлегә барып, 1нче урта мәктәпкә сигезенче сыйныфка укырга керә. Шул елда сугыш башлана. Ир-егетләр фронтка китә. Укудан буш вакытта үсмерләрне ирләр башкарган эшкә җигәләр: унбиш яшьлек Хәмитҗан Дүртөйледән Наҗытамакка ат белән чәчү орлыгы ташый. Югары сыйныфларда хәрби лагерьга җибәрәләр. Беренче тапкыр — Бөредә, икенчесе Уфада була хәрби укуларның. Ашарга юк. Көненә өч тапкыр икешәр йөз грамм солы шулпасы эчерәләр. Буыны да катмаган егетләрне әле тауга каршы йөгертәләр, әле салкын Агыйдел елгасын аркылы йөздерәләр...
Уфадагы хәрби күнегүләрдән соң Хәмитҗан үзе кебек ике үсмер белән Дүртөйлегә кайтырга чыга. Ул вакытта бердәнбер юл – Агыйдел елгасы. Пристаньга төшеп, бик озак пароход көтәләр. Тик аның килүе икеле... Бер көймә табып утыралар да тизрәк ярдан китү ягын карыйлар. Бераз йөзгәч, күрәләр: ишкәкләр юк. Ничек булдыра алалар, шулай боргалап, көймәне агым уңаена куеп, кайтыр якка юл тоталар. Бер атна ага үсмерләр. Ачыккач, ярга чыгып, төрле үлән, басу булса – ашлык тиреп тамак ялгыйлар.
Кайтып җиткәндә үсмерләр атлый алмаслык хәлгә килә. Аяклары зәп-зәңгәр, үзләре калтырый. Көч-хәл белән хәрби комиссариатка барып керәләр. Үсмерләрне шунда ук хастаханәгә алып китәләр, малярия чиренә диагноз куялар. “Ничек дәвалауларын хәтерләмим, — ди Хәмитҗан абзый. — Хастаханәдә бер кисәк ит белән арыш, бодай кушып пешерелгән зур тәлинкә аш ашатканнары истә. Аннары авылдан ат белән килеп алдылар. Озак яттым. Харис абыйның кызы Асия мунча якты. Минем аяклар бер дә җылыны тоймый. Ташка терим, бернәрсә сизмим, шул дәрәҗәдә өшегәннәр.”
Озак дәвалана Хәмитҗан. Җитди авыруга карамастан, укуын һич истән чыгармый. Урта мәктәп тәмамлаганда укуны дәвам итү өчен бергә укыган егетләр белән ике училищены сайлыйлар: авиация һәм диңгез флоты училищелары. Сугыш чоры егетләрдән шуны таләп итә: хәрби уку йорты. Тик Хәмитҗан авыруы аркасында егетләрне алып киткән пароходка соңга кала. Уфага берүзе юллана һәм Львовтан эвакуацияләнгән авиация институтына укырга керә. Кием иске, я кешедән калган, туйганчы ашау турында әйтәсе дә юк. Фатир хуҗасының өе салкын. Хәмитҗан салкын фатирга кайтмас өчен китапханәгә йөри, анда җылы да, укырга да әзерләнергә була. Аннары спорт белән күп шөгыльләнә. Бер яктан файдага булса, икенче яктан зыяны да тия спортның.
Шулай берчак штанга күтәрү буенча ярышта катнаша Хәмитҗан. Ярышка хәрби әсирләр – немецлар да килгән. Аларның болай ирекле йөрүенә аптырый егетләр. Шуңа да ярыш бик чәмле була. Немецлардан җиңдереп тормаслар инде! Иң югары авырлыкны Хәмитҗан күтәрә. Аның артыннан немец шул ук авырлыкны алырга тырыша. Тик штанганы күтәреп тә бетерә, аягында тора алмыйча штангасы белән Хәмитҗан өстенә ава. Шунда егетнең умрау сөяге сына. Хастаханәгә алып китәләр. “Ул вакытта шинель киеп йөри идем. Табиблар, шәфкать туташлары мине солдат дип белде. Миңа нибары 17 яшь. Бала гына бит, дип жәллиләр иде,” – дип көлә хәзер Хәмитҗан абзый.
Шушы спорт маҗарасы аркасында институттан колак кага. Хастаханәдә озак кына дәваланырга туры килә. Аннары кышкы каникуллар башлана. Институтка килсә, дәрескә йөрмәгән өчен егетне укудан чыгарганнар. Инде нишләргә? Деканатка кереп, хәлне аңлатып та карый Хәмитҗан, тик анда бик исәпләшеп тормыйлар, шулай да ирекле тыңлаучы булып йөрергә рөхсәт итәләр. Ленин да Казан университетында вольнослушатель булган, диләр. Ирекле уку бик күп ирек бирә шул. Ачлык, салкын фатир, акчасызлык егетнең ихтыяр көчен сындыра. Аннары, билгесезлек тә түземлекне кимерә. Китәргә була Хәмитҗан институттан.
Ерак та түгел, Пушкин урамында статистика техникумын күрә дә документларын шунда тапшыра. Тик монда инде укулар күптән башланган була. Соңга калдың, дип, егетне алмаска итәләр. Ярый әле бер иптәше киңәш бирә: институтта укыганлыгың турында белешмә алып кил, ди. Шулай итеп, Мәрданов яңадан студент була. Һәм 1947 елда статистика техникумын тәмамлап, Кушнаренко статистика идарәсенә инспектор булып эшкә тәгаенләнә.
— Техникумнан 450 сум акча бирделәр. Зур акча, дип шатланып, районга кайтсам, реформа булган. Минем байлык 45 сумга калган, — дип көлә Хәмитҗан абый.
...Егерме яшьлек егет. Ә шушы еллар эчендә күпме вакыйга, күпме авырлык кичерелгән! Әмма тырышлык, уңганлык, хәтта батырлыкка тиң үҗәтлек нәтиҗәсез калмый. “Мәрдан” исеме фарсы теленнән ир-егет, батыр дигәнне аңлата шул. Бүгенге шартлар, бүгенге уңайлыклар, мөмкинлекләр булса, ул чор кешеләре нишләр иде икән?!
Сугыштан соңгы авырлыклар да эшкә, Туган илне аякка бастырудагы хезмәткә, белемен үстерүгә дәртен сүндерә алмый Хәмитҗанның. Белгечлеге буенча һөнәрен дә җиренә җиткереп үзләштерә, бер үк вакытта финанс-икътисад институтында укып, икътисадчы дипломы ала. Кушнаренкода эшне җайга салгач, яшь белгечне Шаран үзәк статистика идарәсенә күчерәләр. Биредә ул унөч ел хезмәт сала. Нидән гыйбарәт була соң Хәмитҗан Мәрдановның эше?
— Сугыштан соңгы чорда бик авыр булды эшне җайга салу, — дип хәтерли Хәмитҗан Гыйлемҗан улы. – Колхозларда хәерчелек. Мал-туар ач. Үлем күп. Без шуларның исәбен алып барырга тиеш. Күпме туым була, күпме малны иткә озаталар, савым сыерлары күпме, һәм башкалар. Машина юк, авылларны җәяүләп үтәбез. Бу әле хуҗалыкның бер тармагы гына. Ә иген игү, техника, төзелеш, сәнәгать... Халык исәбе. Статистиканың әһәмияте һәм бурычлары көннән-көн үсә, ә аны оештыру эше алга китми. Җыелган мәгълүмат тиешенчә эшкәртелми, анализланмый, шуңа да кирәгенчә файдаланыла алмый иде.
Шуңа да Хәмитҗан Гыйлемҗан улы, бераз тәҗрибә туплагач, үзенең белемен статистик исәп алуның сыйфатын яхшыртуга, аны оператив итүгә юнәлтә. Бу аның Туймазыда эшли башлаган чорына туры килә. Хәмитҗан Мәрданов тырышлыгы белән Туймазының исәп-хисап станциясе, шәһәр мәгълүмат-хисаплау үзәгенә әйләнеп, республика күләмендә танылу ала. Тәҗрибәле белгеч бухгалтер исәп-хисабын комплекслы механикалаштыру буенча программа уйлап таба. Ул заман өчен бу зур ачыш була. Шушы программа Туймазы районы һәм шәһәренең статистика бүлеген генә үстереп калмый, ә республика күләмендә бу өлкә үсешенә зур этәргеч бирә.
Моның белән генә тукталып калмый тәҗрибәле белгеч, яңадан-яңа рациональ тәкъдимнәр кертеп кенә тора, нәтиҗәдә, тармакта эшләүчеләрнең хезмәте күпкә җиңеләя. Бу фидакарьлек өчен Хәмитҗан Мәрданов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Ә иң кадерле бүләк – хезмәттәшләренең рәхмәте. Бу хакта юбиляр өстәлендәге хатлар, бергә эшләгән чорларын сурәтләп төзелгән котлау фотоальбомнары сөйли. “Хезмәт юлымда Хәмитҗан Мәрданов очрамаган булса, мин тормышта югары баскычларга менә алмаган булыр идем. Мәснәви Әхмәдуллин.” “Нәкъ Хәмитҗан Гыйлемҗан улы тырышлыгы белән Шаран районы статистика идарәсе зур үзгәрешләр кичерде. Бу безнең эшне бишләтә җиңеләйтте. Шаран статистика үзәге хезмәткәрләре”. Мондый язуларны күпләп китерергә була.
Ә инде туймазылылар Хәмитҗан Гыйлемҗан улына әле булса киңәшкә килә, аны зурлап үзләренә чакыра, бер генә бәйрәмне дә аннан башка уздырмыйлар. Шулай булмый ни! Хәмитҗан Мәрданов Туймазыда гади генә статист булмый бит! Ул егерме биш ел Туймазы исәп-хисап үзәгенең җитәкчесе була. Биредә типовой проект буенча мәгълүмат — хисаплау станциясе өчен бина төзетә. Төрле кыенлыклар булуга карамастан, Мәскәүгә дүрт тапкыр барып, бинаның кирәклеген исбатлап, республикада беренче булып сафка бастыра ул аны. Аннары заманча җиһазландыруга күп көч сала. Тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итә. Туймазыга тәҗрибә уртаклашырга республиканың шушы тармак хезмәткәрләре генә түгел, Чиләбе, Свердловск, Ырынбур өлкәләреннән, Чувашстаннан, хәтта Алтай краеннан киләләр. Хәмитҗан Мәрдановның бу хезмәте дә югары бәяләнә. Ул – СССРның социалистик исәп-хисап отличнигы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы, РСФСР Статистика идарәсе үзәгенең мактау тактасына кертелгән. Ә Мактау грамоталарын санап бетерерлек түгел.
Хәмитҗан абыйның хәтеренә, зирәклегенә, хәрбиләрчә төз гәүдәсенә карап сокланып утырдым. Нинди авырлыклар кичереп, акыл хезмәте таләп итүче эш башкарып, кешеләр мәнфәгате өчен борчылып яшәүченең туксан яшькә җитү сере дә тынгы бирмәде. “Мин спортны яраттым, бакча эше белән ихлас дус булдым, тәртипсез тормыш алып бармадым, тәмәке тартмыйм, – дип, гап-гади генә яшәү рәвешен әйтеп бирде. – Укырга яратам. Әле дә көненә ике сәгать укыйм. Телевизор бераз карыйм. Саф һава яратам.” Чыннан да, тышта салкын булуга карамастан, өйләрендә һәр бүлмәдә тәрәзә, балкон ишекләре ачылган иде шул...
Укырга яратам, диде якташым. Хәмитҗан абыйга, икътисадчы, политолог, аналитик фикерле кеше буларак, шушы темаларга язылган мәкаләләр ныграк ошый икән. Шуңа ул китапханәгә килгән барлык вакытлы матбугатны карап чыгарга ярата. Аеруча “Коммерсант” гәзитен укый. Китапханә хезмәткәрләре Хәмитҗан абыйны, иң өлкән һәм күп укучы кеше буларак, әллә каян танып, хөрмәт белән каршы алалар.
Хәмитҗан абзый Тамара Биктимер кызы белән 58 ел матур гомер кичерәләр. Авылда алар турында “иң үрнәкле гаилә” дип сөйләгәннәрен беләм. Тамара ханым эшендәге, тормышындагы уңышларын һәрчак иренең акыллы, уңган булуына бәйләгән, аның белән горурланган. Алар бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Хәмитҗан абый яшь чагында хәрби һөнәр сайларга тели, тик язмыш аны икенче хезмәткә җигә. Шуңа да ул улы Маратка солдатларча тәрбия бирә, һәрчак “летчик-испытатель” булуын тели. Хәрбиләргә ихтирам кечкенәдән аңга сеңгән шул. Ерак йөрисе түгел: өлкән агасы Сабирҗан – подполковник, Ленинградны камаудан азат итүдә катнашкан, икетуган абыйсы Рәис Мәрданов та Сталинград фронты яугире, Закирҗан да шул ук яуда батырларча һәлак була. Энесе Хәбибҗан – офицер, сугыштан соң Монголиядә хезмәт итә.
Әтисе тәрбиясе эзсез калмый: Марат Мәрданов Ватанны саклауны үзенең иң изге бурычы итеп кабул итә, ул – Русиянең хәвефсезлек органнары полковнигы, хәрби хезмәт ветераны. Әлеге вакытта республиканың Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры, сәяси фәннәр кандидаты, Русия Хәрби фәннәр академиясе профессоры. Өстәвенә, Марат Хәмитҗан улы — “Урал” волейбол клубы җитәкчесе. Хәмитҗан абый, “Салават Юлаев” хоккей командасының иң тугры көярмәне булуга карамастан, улына теләктәшлек йөзеннән хәзер волейбол клубы уенчыларын яклый. Уеннарын күзәтеп кенә калмый, аларның хаталарын да улына күрсәтә, киңәшләр бирә. Менә нинди ул безнең 90 яшьлек Хәмитҗан абзый!
Кызлары Римма сәүдә хезмәткәре була. Әле ул хаклы ялда, әниләре вафатыннан соң әтисенә күз-колак. Килен-кияүләр, биш оныгы һәм туруны да югары белемле, тормышта үз урыннарын тапканнар. Хәмитҗан абзый аларның тормышыннан канә-гать. Алар Хәмитҗан картәтиләреннән тормыш, тарих, үткәннәр турында аеруча кызыксына. Оныкларына да Хәмитҗан абзыйның нәсыйхәте бар: “Иң мөһиме – үз һөнәреңне яратырга, Туган илеңнең патриоты булып, аның мәнфәгатен яклап хезмәт итәргә”.
Хушлашканда Хәмитҗан абыйны фотога төшердем. Орден-медальләре тагылган костюмын киде. Шунда шатлыгы белән уртаклашты: “Мине юбилеем уңаеннан шәһәребез җитәкчелеге кунакка чакырды бит әле. Шушы костюмымны киеп барсам, килешерме?” – дип, оялчан гына сорап куйды.
Хәмитҗан абый! Сезнең кебек, батырлыкка тиң гомер юлы үткән кеше, хезмәттә яуланган бүләкләр иясе бездә ихлас соклану, горурлану уята. Ул бүләкләр янына яңа-лары өстәлсен, Сез — моңа лаек шәхес. Сәламәт булыгыз. Наҗытамакта күрешкәнгә кадәр.
Әйе, Хәмитҗан абзыйның туган нигезе исән. Анда әле сеңлесе Мәрвә апа җәйләрен бакча үстереп, читкә таралган туганнарын кайткан-киткәнендә кунак итә.
Авылдашыгыз — Фәния Сәетгәрәева-Габидуллина.