+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 март 2017, 16:30

Яшь гаиләләргә 300 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме

Республика Башлыгы Башкортстанда яшь гаиләләргә беренче бала өчен 300 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме бирелүе турындагы Указга кул куйды. Төбәктәге демографик хәлне яхшыртыуга юнәлтелгән әлеге документка ярашлы, 2017 елның 1 гыйнварыннан соң туган тәүге бала өчен республика бюджетыннан бүленгән бу акча торак шартларын яхшыртыуга тотылачак.Матди ярдәмгә кемнәр дәгъва итә ала, программада нинди чикләүләр каралган, аны алу өчен яшь гаилә нинди документлар җыярга тиеш – бу хакта Башкортстан юлдаш телевидениесенә биргән интервьюсында республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов сөйләп үтте.

Салават Сәгыйтов әйтүенчә, республикада, гомум Русиядәге кебек үк, бала тудыру яшендәге хатын-кызлар саны кими төште. Моның сәбәпләрен галимнәр Бөек Ватан сугышы, аннары 90нчы еллардагы икътисади көрчек кайтавазы, 24 еллык цикллар белән аңлата. Республика Хөкүмәтендәге эшче төркем бу җәһәттән иҗтимагый, мәгълүмати һәм башка чаралар күрү кирәклеген күтәреп чыкты. Финанс якка килгәндә, Республика Башлыгы үзенең беренче Указына кул куйды да инде. Аңа ярашлы, тәүге сабые туган яшь гаиләләргә 300 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Премьер-министр урынбасары шуны да ассызыклады: 90нчы елда хатын-кызлар уртача 23 яшьтә тәүге сабыен тудырса, хәзер инде алар 27 яшьтә генә бу адымга бара. Кызганычка каршы, бүген яшьләр өчен, гаилә кыйммәтләренә караганда, уку, эш, торак беренче урында.

Башкортстанда торак шартларын яхшырту буенча 2014 елда “Торак” программасы кабул ителде. Бүгенге көндә аның буенча 19 меңгә якын гаилә чиратта тора. Аларның ике меңе – уртача яше 35 яшькә кадәр булган, баласыз яшь гаиләләр. Алар бәби табар да иде, ләкин яшәр урыннары юк. Нәкъ шул сәбәпле әлеге категория яшьләр дәүләт дәрәҗәсендә игътибарга алынды.

300 мең сум күләмендәге матди ярдәмгә, беренчедән, Башкортстан территориясендә яшәгән Русия гражданнары дәгъва итә ала. Икенчедән, ир белән хатын икесе дә 35 яшьтән узмаган булырга тиеш. Өченче шарт - аларның Русия Торак кодексының 51 статьясына ярашлы, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип саналуы. Шулай ук алар үзләренең торак шартларын яхшыртырга матди яктан күпмедер дәрәҗәдә әзер булырга тиеш. Программада катнашу өчен урындагы муниципалитет органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бүгенге көндә чиратка баскан 2120 гаилә бу таләпләргә туры килә. Шушы елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 1 гыйнварына кадәр тәүге сабыйлары туган очракта, алар әлеге ярдәмне алу хокукына ия булачак. Ләкин акча кулга бирелмәячәк, ә бурычларны каплау, торак сатып алу өчен ипотека түләүгә яисә төзелеш фирмаларына күчереләчәк. “Торак” программасы буенча 2015-16 елларда чиратка баскан яшь гаиләләр дә, 2018-19 елларда бәби алып кайтсалар, шул ук мөмкинлеккә ия.

“Әгәр программа уңай нәтиҗәләр бирсә, аны дәвам итү юлларын һәм башка төрле ярдәм ысулларын эзләячәкбез”, – дип ышандырды Салават Тәлгать улы.
Читайте нас: