+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2017, 02:00

300 мең сумга кем исәп тота ала?

Республика Башлыгының демография хәлен яхшыртуны күздә тоткан указы гамәлгә керде.Бөтен илгә хас булганча, Башкортстанда да туым кимү күзәтелә. Бу бала тудыру яшендәге хатын-кызлар саны азаю белән бәйле. Соңгы биш елда андыйлар йөз мең кешегә кимегән. [right][/right]

Туксанынчы елларда республикада беренче сабыен тудыручы хатын-кызлар уртача 23 яшьтә булса, бүген инде гүзәл затлар 27 яшьтә генә тәүге балага җөрьәт итә. Моның сәбәпләре күптөрле. Яшьләрнең максатлары, тормыш кыйммәтләре үзгәрде. Безнең әти-әниләр өчен беренче урында гаилә һәм балалар булса, бүген карьераны алга куялар, гаилә — икенче, балалар аннан да түбәнрәк урынга калды. Яшьләр башта яхшы белем, эш, торак алырга тели, аннары гына гаилә кору мәсьәләсен хәл итә.

— 2014 елда торак шартларын яхшыртуны күздә тоткан “Русия гаиләсе өчен торак” программасы кабул ителгән иде. Бүген республикада 19 мең гаилә әлеге программа буенча торакка чиратта тора, — диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов Башкортостан юлдаш телевидениесенә интервьюда. — Без ул программаны тикшереп чыкканнан соң, 35 яшькә кадәр булган, баласыз ике меңгә якын гаилә чиратта торуын ачыкладык. Аларның иң тәүдә тораклы буласы килә. Субсидия торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгәч, башлангыч этапта шушы категория сайлап алынды.

Шушы елның 1 гыйнва­рыннан әлеге социаль түләү­ләрне Русия Федерациясе гражданнары булган, Башкортстан территориясендә яшәүче ке­шеләр алырга хокуклы. Моннан тыш:

* алар торак шартларын ях­шыр­туга мохтаҗ дип та­нылырга;
* гаилә әгъзаларының яше 35тән артмаска;
* гаиләдә беренче бала 2017 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр туарга;
* шулай ук гаиләнең торак сатып алу (төзү) яисә ипотека кредиты алу өчен җи­тәр­лек кереме булырга ти­еш.

Бу программада катна­шу өчен яшәгән урын буенча муниципа­литетка мөрәҗә­гать итәргә кирәк. мохтаҗлар исемлеге шун­да төзелә.


Бүген ике меңнән артык гаилә чиратта тора, дидек. Әгәр дә аларда шушы елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр тәүге бала туса, гаилә 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия алачак. 2014 елдан гамәлдә бул­ган “Русия гаиләсе өчен торак” программасы буенча торак алучылар бар. Алар игътибарына шуны җиткерәбез, әгәр дә бу гаиләләрдә 2017 еның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр беренче бала туса, бу яшь гаиләләр шулай ук 300 мең сум алырга хокуклы. Бу акча белән алар төп бурычны яисә ипотека кредиты буенча процентны каплый ала. Әлеге программада катнашучылар субси­дияне алу өчен өстәмә документлар китерергә тиеш түгел. Әгәр дә яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга чиратка басса, ул авто­матик рәвештә беренче (!) бала тугач акча алырга дәгъва итүчегә әйләнә. Бу хокук торакка чиратка баскан һәм тәүге баласын 2019 елның 1 гыйнварына кадәр тудыр­ган бөтен яшь гаиләләргә дә кагыла.

Күпләрдә ни өчен мондый шартлар һәм шундый вакыт аралыгы билгеләнгән дигән сорау туарга мөмкин.

— Моны сынау проекты дип атарга да була, — ди Салават Сәгыйтов. — Хөкүмәт торак шартларын яхшыртучы гаиләләргә беренче балаларын тудыру хыялын тормышка ашырырга ярдәм итә. Шушы ике елда без әлеге чараның нә­ти­җәсен җентекле өйрәнәчәкбез. Әгәр дә уңай тенден­цияләр билгеләнсә, республика Башлыгы каравына проект­ның срогын озайту турында тәкъдим кертәчәкбез. Әгәр дә демографик хәлне яхшыртуның башка мөмкин­лекләре билгеләнсә, шулай ук аларны гамәлгә ашыру чарасы күреләчәк. Рөстәм Зәки улы проблемага киңрәк карап, хәл итү юлларын билгеләргә кушты.

Шунысын да белү мөһим, әлеге 300 мең сум кулга бирелмәячәк. Акча яшь гаиләләрнең торак чыгымнарын кап­лау өчен махсус исәпләренә күчереләчәк. Болар ипотекага алынган фатир яисә төзелеп килгән йорт булырга мөмкин. Бу акчаны тәүге взнос сыйфатында кулланырга була. Яшь гаилә алган, төзегән торак республика территориясендә һәм эконом класслы булырга тиеш. Аның метражы буенча чикләүләр юк. Фатирны яки йортны туганнардан сатып алыр­га ярамый. Сатып алынган торак уртак милек итеп яки ир яисә хатын исеменә рәсмиләштерелә.

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, тәүге баласын тудырган ялгыз ана 300 мең сумга исәп тота аламы? Юк! Республика программасы фәкать гаилә кыйм­мәт­ләрен ныгытуны максат итеп куя, шуңа күрә 300 мең сум­ны алу хокукына яшь гаилә — ир белән хатын гына ия.
Читайте нас: