“АгроКомплекс” мәйданчыгы 27нче тапкыр Башкортстан башкаласына җыелган кунаклар һәм шулай ук, республика сәнәгатьчеләре өчен яңа техника күрсәтү, чит илләрдәге партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерү үзәгенә әйләнде. Күргәзмә һәм аграр форум чарасында Русиянең 300дән артык компаниясе, шулай ук, чит илләрдән аграр тармак белән бәйле билгеле фирма-предприятиеләр катнаша. Башкаланың иң зур күргәзмәләр залында Кытай, Англия, Бельгия, Нидерланд, Польша, Германия, Италия, Франция, Казахстан, Беларусь һәм Украинадан исеме дөньяга билгеле компанияләрнең продукцияләре тәкъдим ителгән. Шунысы да үзенчәлекле, быел күргәзмә экспозицияләренә бирелгән мәйдан узган еллардагыдан байтакка артып, 15 мең квадрат метрга җиткән.
Ирек Мөхәммәтдинов үзенең чыгышында әлеге күргәзмәнең Башкортстан агросәнәгате өчен зур әһәмияткә ия, гомумән, төбәкнең авыл хуҗалыгын үстерүдә мөһим этәргеч булуын билгеләде.