+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Марта 2017, 11:31

Агыйдел һәм Караидел елгаларының 8 метрга күтәрелүе ихтимал

Синоптиклар фаразы буенча, быел ташкын бик көчле булмакчы.

Агыйдел һәм Караидел елгаларының 8 метрга кадәр күтәрелүе ихтимал, дип фаразлый белгечләр. Уфаның Киров районындагы “Кооператив алан” һәм “Өченче пристань” бистәләрен су басуы ихтимал.
Әлеге вакытта хәвеф янаучы территорияләрдә ташкынга каршы комиссия эшли, 8 коткару посты, шулай ук эвакуацияләнгән кешеләргә вакытлыча яшәү өчен 35 пункт булдырылган. Әлеге вакытта урындагы халык белән аңлату эшләре алып барыла, аларга хәвеф-хәтәр туган очракта нишләргә кирәклеге турында язылган белешмәләр таратыла.
Читайте нас