-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 март 2017, 14:16

Умартачылар нигә борчыла?

“РБК-Уфа” сайты хәбәр итүенә караганда, Башкортстанда умартачылар бал кортларының начар кышлавына борчыла.

“Республиканың кайбер районнарыннан умарта кортларының начар кышлавы турында борчулы хәбәрләр килә. Аерым районнарда аларның үлеме 60тан 80 процентка кадәр җиткән», — ди «Башкорт умартачылыгы» оешмасы генеральный директоры Сергей Мөлеков.
Төгәл саннар соңрак, март ахырында, умарталар чыгарылгач билгеле булачак.
Хәзер Башкортстанда 357 мең умарта оясы бар. Шуларның 83 проценты - шәхси хуҗалыкларда, 13 проценты — крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм 4 проценты — авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә. Һәр елны республикада 6,5 мең тонна бал җитештерелә. Бу - дөнья күләмендә җитештерелгән балның 0,4 проценты.
Читайте нас в