+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 март 2017, 02:00

Һәрбер йортка – җылылык һәм ямь

Стәрлетамак районында фатирларны аерым җылыту системасына күчерү буенча максатлы эш алып барыла.Нинди генә авыл яисә шәһәр хакимиятен алмыйк, аларның иң мөһим бурычы – үз биләмәсендәге һәрбер йортның җылы, якты һәм ямьле булуын кайгырту.

Сер түгел, үткән гасырның 50-60нчы елларында төзелгән йортлардагы җылылык челтәрләре шактый искерде. Алар тоташкан казанлыклар да яңа түгел, шуңа аларның эш нәтиҗәлелеге түбән. Җылылык өчен түләүләрнең ел саен артып торуын, җылы бирүдә өзеклекләр булуын да өстәргә кирәк.

Бюджет мөмкинлекләре чикләнгән, катлаулы икътисади шартларда бу проблеманы ничек хәл итәргә соң? Моның иң отышлы юлы – үзәкләш­терелгән җылыту системасыннан һәр фатирны аерым җылыту системасына күчү һәм блоклы казанлыклар урнаштыру.

Бәхәссез, бүген табигый газ – иң арзан ягулык. Тәҗрибә күрсәтүенчә, үзәкләштерелгән җылыту системасы һәм газга көйләнгән автоном җылыту системалары өчен түләүләр сизелерлек аерыла. Аерым җылытуга көйләнгән фатир хуҗалары җылылык өчен 2-3 тапкыр азрак хак түләячәк.

Өстәвенә, искергән җылылык трассалары, һәрдаим ватылучы казанлыклар проблемалары да хәл ителә. Һәр фатирда аерым җылылык системасы булдыруның тагын бер уңай ягы бар: аны хуҗалары үзе теләгән чакта кабыза, я сүндерә ала. Көзге салкын­нарда өшеп яисә җылы апрельдә кыздыручы батареяларны каплап интегәсе булмаячак, һәркем үз фатирында һава температурасын үзе көйли алачак.

Стәрлетамак районы хакимияте әлеге эшләрнең мөһимлеген аңлап эш итә. Былтыр, мәсәлән, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән район республиканың адреслы инвестицион программасына кушылды. Нәтиҗә күз алдында: Наумовка һәм Октябрьское авылларындагы күпфатирлы торак йортларны блоклы пар казанлыкларына тоташтыру буенча төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды да инде.

Подряд оешмаларына конкурста җаваплылыгы чикләнгән “Башком­мунпри­бор” җәмгыяте җиңеп чыкты. Наумовка авылында башкарыласы эшләрнең гомум смета бәясе 64 миллион 747 мең сум тәшкил итте, шул исәптән, республика бюджетыннан – 55 миллион сумга якын, район бюджетыннан – 7,8 миллион сум, фатир хуҗаларыннан 2,9 миллион сум җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, 8 торак йорттагы 190 фатир өр-яңа газ плитәләре, газ казанлыклары һәм җылылык системасына ия булды.

Октябрьское авылында исә уңай үзгәрешләр 6 йортка, ягъни 96 фатирга кагылды. Төзелеш эшләренең гомум бәясе 18,5 миллион сумга (республика бюджеты чыгымнарның – 13,6, район бюджеты – 3,5, фатир хуҗалары 1,4 миллион сумын күтәрде) якын.

Наумовка һәм Октябрьское авылларында файдалануга тапшырылган блоклы 5 казанлык торак йортларны гына түгел, иҗтимагый-мәдәни, административ биналарны да җылылык белән тәэмин итә. Балалар бакчалары, мәдәният йортлары, урта гомуми белем бирү һәм музыка мәктәпләре, сәламәт­леге чикле балалар һәм үсмерләр үзәге һәм кайбер башка биналар да әлеге системага тоташтырылды. Төзелгән казанлыклар көйле генә эшләп китте һәм биналарны кыш дәвамында җылылык белән өзлексез тәэмин итте.

Һичшиксез, Наумовка һәм Октябрьское авыллары халкы бу үзгәрешләрне зур сөенеч белән, ихлас шатланып кабул итте. Алар республика җитәкче­легенә, Торак-ком­муналь ху­җалык министрлыгына, район хаки­миятенә халыкны борчыган проблемаларга игътибарлы булулары, халык мәнфәгатен кайгыртулары, тормышны яхшырту өчен күрелгән чаралар өчен рәхмәтле.

Шунысы мөһим: әлеге эшләр – зур эшләрнең башы гына. Быел Бельское һәм Рощинский авылларында шундый ук эшләр башкарылачак. Ике проект та дәүләт экспертизасының уңай бәялә­мәсен алган. Башкарылачак эшләр 234 миллион сум тәшкил итәр дип планлаштырыла.

Стәрлетамак районы хакимиятенең
мәгълүмати сәясәт бүлеге материаллары буенча
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әзерләде.
Читайте нас: