+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2017, 02:00

Үзәктә – Ташкын

Су басу куркынычы янаучы зоналарда халыкка мәгълүмат җиткерү системасын булдыру кысаларында республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты тарафыннан төбәктә су объектларын мониторинглау постлары билгеләнде.

Өршәк елгасында су күтәрелгән очракта халыкны кисәтү системасын автоматик рәвештә кушучы беренче датчик 2016 ел ахырында урнаштырылган. Агымдагы елда язгы ташкын алдыннан Уфа һәм Мәләвез шәһәрләрендә Агыйдел елгасында су дәрәҗәсен мониторинглау постлары файдалануга тапшырылган. Урнаштырылган датчиклар су дәрәҗәсен һәм гадәттән тыш хәлләрне контрольдә тотачак.
Читайте нас: