+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2017, 14:45

Үл, әмма селфи яса

Селфи ясау хәвефлерәк була баруын хәбәр итә статистика хезмәте.Мәскәүдә югары уку йортын тәмамлаган 21 яшьлек кыз Москва-Сити бизнес үзәге фонында селфи эшләгәндә 15 метр биеклектән егылып һәлак була.Рязань шәһәрендә мәктәп укучысы тимер юл күпереннән егылып төшә. Ул үзен югары вольтлы үткәргеч янында фотога төшерергә тырышкан була.


Чечняда үсмер егет бетон плитәсенә менеп селфи эшләргә тырыша. Бер плитә шуып төшеп, егетне изә.

21 яшьлек Мәскәү кызы пистолет тотып фотога төшмәкче була, шул вакытта ялгыш башына ата.

Санкт-Петербургта мәктәп укучысы фотога төшкәндә 5нче каттан егылып, гомере белән хушлаша.

Украинаның Львов өлкәсе Смильно авылында 13 яшьлек мәктәп укучысы поезд түбәсенә менеп, дус кызларын аны фотога төшерүен үтенә. Әмма матур кадрлар алу урынына, кыз көчле ток сугу кичерә. Аның тәненең 70 проценты I-II дәрәҗә пешү ала.
Читайте нас: