+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2017, 14:25

Вороненковны кем үтергән?

Кичә Киев уртасында Дәүләт думасының элекке депутаты Денис Вороненков атып үтерелгән.

Ул тән сакчысы озатуында кунакханәгә шулай ук Дәүләт думасының элекке депутаты Илья Пономарев белән очрашуга килә. Алар ишеккә якынлашуга һөҗүм итүче “ТТ” пистолетыннан сигез тапкыр аларга ата. Аннары экс-депутатның тән сакчысы ут ача һәм киллерны яралый. Берничә сәгатьтән соңгысы дәваханәдә үлә. Аның шәхесе ачыкланган, ул — Украина гражданы, кесәсендә шушы илнең Милли гвардиясе әгъзасы булуы турында таныклыгы табыла.
Украина Президенты Петр Порошенко бу хәлне Русия ягыннан ясалган дәүләт террорчылыгы акты дип атады. Илья Пономарев аның фаразын куәтләгән. Кыскасы, хәзер Украинада кар яуса да, гарасат чыкса да, җитәкчелектән берәрсе төчкерсә дә боларда "Мәскәү кулы"н күрәләр. Анда хәрби кирәк-ярак полигонында зур янгын да булды, безнең диверсантлар эше, дип нәтиҗә ясаячакларына шик юк.
Читайте нас: