+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2017, 12:20

Технопаркларны үстерүгә - 6,8 миллиард сум

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев федераль бюджеттан 2017-19 елларга индустриаль парк һәм технопарклар булдыруга тотылган чыгымнарны каплау өчен акча бүлү турындагы документка кул куйды.

Русия төбәкләре өчен каралган тулаем акча күләме – 6,8 миллиард сум. Документ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында басылган. Акча өч елда бүленәчәк. Хөкүмәт быел тугыз төбәккә – 3,1 миллиард сум, 2018 елга – җиде төбәккә 2,6 миллиард сум, ә 2019 елга биш төбәккә 1,1 миллиард сум күләмендә акча бүлүне планлаштыра.
Читайте нас: