Ташкынга әзерлек кысаларында сыйфатлы фаразлау булдыру өчен чаралар гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда су запасы анализы һәм авиация ярдәмендә алынган мәгълүматлар туры килә диярлек.
Биектән күзәтү һәм Башгидрометеорология үзәге мәгълүматлары ярдәмендә югары игътибар һәм әзерлек таләп итүче зоналар ачыкланды. Беренче чиратта, алар — Сим һәм Инҗәр елгалары. Шәһәрләрдәге елгаларга килгәндә, Стәрлетамакта җитди хәл көтелә. Шуңа күрә ташкын көчле булган очракта, проблеманы Йомагуҗа һәм Нөгеш сусаклагычларын көйләү юлы белән хәл итү мөмкинлеге карала.
Илдар Һадыев, шулай ук, гидротехник корылмалар әзерлегенә аерым игътибар бүлде. Республика территориясендә урнашкан 491 шундый объектның 132се хәвефле дип билгеләнде.
1-2 класслы эре гидротехник корылмалар барлык төр хәвефсезлек таләпләренә җавап бирә. Алар даими рәвештә тикшерелеп тора.
Районнардагы шундый зур булмаган корылмаларның әзерлеге хуҗалары тарафыннан тәэмин ителә, аларны гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр контрольдә тота.
— Гомумән алганда, без ташкынга әзер, — диде Илдар Һадыев. — Шул ук вакытта бу эшкә барлык хезмәтләрне һәм ведомстволарны җәлеп итү мөһим.