+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март 2017, 12:58

Яз \"отгул\"дамы әллә?

Иң элек - көн кадагына сугучы мәзәк. Март декабрьгә шалтыратып: “Туган, минем өчен бер көн эшкә чык әле!” — ди, икән.— Ярар, март, ел ахырында син мине алыштырып торган идең бит, проблема юк”, — дигән декабрь һәм карга яварга, җилгә шаярып уйнарга фәрман биргән.

Бу шаярудагы дөреслек белән сез дә килешәсездер, сайт мәгълүматлары белән танышып баручы хөрмәтле укучыларыбыз. Ялларда, соңгы берничә көндә табигатьтәге үзгәрешләрне игътибар белән күзәтәбез, һәммәбез дә алдагы көннәр ничек булыр икән, дип борчылабыз.
Кичә үткән матбугат-конференциясендә быел язның үзенчәлекле килүе көтелә, дип белдерде Башгидрометеорология үзәге начальнигы Вилора Горохольская.
Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, кыш хушлашырга ашыкмый икән әле. Алдагы көннәрдә дә шундый һава торышы көтелә. Җил көчәйгәндә буран чыгуы, юлларның бозлануы, һава температурасының үзгәрешсез торуы көтелә. Атна ахыры да салкын була, урыны белән термометрның 13, хәтта 18 градус салкынлык күрсәтүе фаразлана.
Аның сүзләренчә, апрельдә явым-төшем һәм уртача температура нормага ярашлы булачак. Май корырак, һава температурасы шулай ук нормага ярашлы булачак.
- Апрель башында җылы көтелми, — диде республика Гидрометеорология үзәге начальнигы.
Һәр фасылның үз вакыты, дигәндәй, димәк, сабырлык кирәк. Кояшның җылы нурлары озак көттермәс!
Читайте нас: