+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 март 2017, 02:00

“Күләгә икътисады”н – яктыга!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Ырынбурда үткән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Ул федераль һәм төбәк власть органнарының криминаль һәм “күләгә икътисады”на каршы көрәштә, шул исәптән округ төбәкләрендә халыкка социаль әһәмияттәге хезмәтләр күрсәтүдә үзара бәйләнеш нәтиҗәлелеген арттыруга багышланды.

Утырышны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич үткәрде. Анда Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Черкасов, округ төбәкләре башлыклары, төрле дәрәҗә дәүләт власте органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Чараны ачып, Идел буе федераль округының икътисади куәте ныклы үсешкән территория булуын, төбәкләрнең финанс һәм хезмәт ресурслары, бизнес алып бару өчен җәлеп итүчәнлеге шул хакта сөйләвен билгеләде Михаил Бабич. Мәсәлән, узган елда төп капиталга инвестицияләр күләме – 2,4 триллион сум, төбәкләрнең берләштерелгән бюджетларының салым һәм салым булмаган керемнәре 1,2 триллион сум тәшкил иткән.

– Шул ук вакытта төбәкләрнең социаль-икътисади үсешен тоткарлаучы эчке хәвеф бар. Алар җәмгыятьнең мөһим өлкәсенә җинаятьчелекнең үтеп керүе, шулай ук, дәүләт исәбе контроленнән тыш үсешүче субъектлар эшчәнлеге белән бәйле, – диде Михаил Бабич.

Әлеге вакытта, белгечләр билгеләвенчә, “күләгә икътисады”н тикшерүне тоткарлаучы проблемаларның берсе – рәсми статистика мәгълүматы һәм аны исәпләү методикасы булмау. Тулай төбәк продуктында “күләгә” сегментын исәпләү мәсьәләсе көйләнмәгән.

Тулы вәкаләтле вәкил округ төбәкләрендә икътисадта әлеге юнәлешне киметүгә һәм финанс-хуҗалык мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәртип урнаштыруга юнәлтелгән чараларны билгеләде: төбәкләрнең норматив-хокукый базасын формалаштыру һәм камилләштерү, тиешле максатлы программалар, планнар әзерләү һәм аларны үтәү, коллегиаль орган һәм комиссияләр эшен оештыру, икътисади юнәлештәге җинаять һәм хокук бозуларны ачыклау буенча чараларны гамәлгә ашыру.

“Күләгә”дәге бизнес турында сүз барганда, Тулы вәкаләтле вәкил дәүләткә төрле түләүләр, беренче чиратта, салым буенча бурычларның үтәлмәве белән бәйле сорауларга игътибар итте.

– Бер яклап караганда, узган елда округ төбәкләреннән бюджетка кергән салым һәм җыемнарның 7,5 процентка үсеше билгеләнде, – диде Михаил Бабич. – Әмма, шул ук вакытта, салым түләүдә хокук бозулар дәрәҗәсе дә югары кала.

Моннан тыш, Михаил Бабич рәсми мәшгуль булмаган халык санын киметү, сәнәгать продукциясе, этил спирты, алкогольнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш мәсьәләләрен тиз арада хәл итү кирәклеген билгеләде.

– Бу, беренче чиратта, хәвефсезлекне тәэмин итү, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янауны кисәтү өчен мөһим, – диде ул. – Шулай ук, кулланучылар базары, торак-коммуналь хуҗалык, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү, пассажирлар ташу һәм ритуаль хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә җинаятьләрне бетерү буенча өстәмә чаралар комплексы таләп ителә.

Тулы вәкаләтле вәкил бюджет акчасын үзләштерергә һәм “күләгә”дәге әйләнешкә кертүдән саклау буенча анык чаралар кабул итү кирәклеген сызык өстенә алды.

– Килешүләр төзегәндә ришвәт бирү системасын җимерергә кирәк, – диде вәкил.

Михаил Бабич икътисадта “күләгәле” юнәлеш формалаштыруга китерүче алшартларны тикшерү һәм аларны гамәлдән чыгару буенча эш алып барырга чакырды.

Утырыш эше нәтиҗәләре буенча Дәүләт думасына һәм Русия Хөкүмәтенә, федераль министрлыклар һәм ведомстволарга, шулай ук, төбәк властьларына криминаль һәм “күләгә икътисады”на каршы көрәш өлкәсендә үзара бәйләнеш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән тәгаен тәкъдимнәр һәм киңәшләр әзерләнде.
Читайте нас: