+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 март 2017, 16:18

Кесә телефоны кесәгә сукмасын!

Илебез эчендә роумингны бетерү турында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең (ФАС) бүген үтүче киңәшмәсендә карар кабул ителергә мөмкин. Гомумән, бу мәсьәләне быел июль-сентябрь айларында хәл итү күздә тотыла.

Бүген элемтә операторлары мондый үзгәрешләргә әзер булуы һәм шушы юнәлештә эш барышы турында җавап тотты. Әлбәттә, яңалык алар файдасына булмаячак. Чөнки абонентларның чит төбәкләрдәге туганнары, танышлары, эшлекле партнерлары белән аралашуыннан алар казнасына шактый күп акча керде. Шул ук вакытта, халык шатлана ала. Якын киләчәктә, роуминг булмагач, еракта яшәүче туганнарга да курыкмыйча шалтыратып булачак. Әлбәттә, үзгәрешләрнең үз нечкәлекләре бар. Чит төбәккә килүче үзенең операторында теркәләчәк һәм күрсәтелгән хезмәт өчен кыйммәтрәк түләячәк. Ләкин бик күпләрнең ил буйлап сәяхәт итеп йөрмәвен уйлаганда, күпчелеккә бу кагылмаячак.
Читайте нас: