+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2017, 02:00

Вакытында түләгәннәр ота!

Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең 3нче камераль тикшерүләр бүлеге җитәкчесе Аделина Кузьмина быелгы декларация тапшыру кампаниясенең үзенчәлекләре хакында җиткерде.2016 елда алынган керемнәр өчен салым инспекциясенә декларация тапшыру өчен айдан кимрәк кенә вакыт калды. Быелгы декларация кампаниясенең үзенчәлекләре нидә? Вакытында декларация тапшырмаучыларга нинди җаваплылык яный? Шушы һәм башка сораулар белән без Русия федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең 3нче камераль тикшерүләр бүлеге җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек.

– Аделина Гомеросовна, салым инспек­циясенә декларация тапшыру кемнәр өчен мотлак таләп булып тора?

– Әйе, ил күләмендә, шул исәптән Башкортстанда да, физик берәм­лекләрнең керемнәренә салым буенча декларация кампаниясе башланды. 3-НДФЛ декларациясен мотлак рәвештә узган елда үз милкендә биш елдан азрак булган милекне сатучылар, кыйммәт бүләкләр кабул итеп алучылар, лотереяда җиңүчеләр, милекне арендага биреп яисә башка төр керем алучылар тутырырга һәм тапшырырга тиеш. Декларация тапшырырга тиешле гражданнарның тулы исемлеге Русия Салым кодексының 208 статьясында күрсәтелгән. Бу җәһәттән бер яңалыкка гына аерым игътибар юнәлтәм: моңа кадәр үз милкендә өч елдан азрак вакыт булган милекне саткан очракта гына салым декларациясе тапшыру мотлак шарт булса, хәзер бу вакыт биш елга кадәр арттырылды.

Шулай ук, эшкуарлар, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокат кабинетлары булдырган адвокатлар һәм шәхси эшчәнлек алып баручы башка категория гражданнар да 2016 елда алынган керемнәре турында декларация тапшырырга тиеш.

– Декларация кайда һәм кайсы вакытка кадәр тапшырылырга тиеш?

– Физик берәмлекләр керемнәре турында 3-НДФЛ формасындагы декларация яшәү урыны буенча тапшырыла. Бу эш быел, бәйрәм көннәрен исәпкә алып, 2 майга кадәр башкарылырга тиеш. Шул ук вакытта, торак сатып алуга бәйле салым вычеты алу максатында декларация тутыруның тәгаен вакыты закон белән билгеләнмәгән. Ягъни бу очракта декларацияне ел дәвамында тутырырга мөмкин.

– Ә тиеш булып та декларацияләрен вакытында тапшырмаучыларга нинди җаваплылык яный?

– Вакытында декларация тапшырмаган һәм салым түләүләрен кертмәгән өчен законда җитди штрафлар каралган. Әйтик, декларацияне соңлап тапшырган очракта, һәр соңлаган ай өчен түләнергә тиешле салым суммасының 5 проценты күләмендә штраф салына. Шул ук вакытта штраф күләме 1 мең сумнан азрак була алмый һәм күрсәтелгән сумманың 30 процентыннан артырга тиеш түгел.

Билгеләнгән салымны вакытында түләмәгән очракта исә, моңа өстәп, аның 20 проценты күләмендә өстәмә дә түләргә туры киләчәк.

Югарыда әйтеп үтүемчә, салым вычеты алу максатындагы декларацияләргә бу кагылмый һәм бюджетны тулыландыруга тиешле түләүләргә бәйле дек­ларацияләрне генә үз эченә ала.

– Аделина Гомеросовна, гәзит укучыларын агымдагы елда күчемсез милекне сатудан алынган керем­нәрне деклара­цияләү үзенчәлекләре, бире­дәге яңалыклар белән дә таныштырып үтсәгез иде.

– Чыннан да, узган елда милек сатып алган гражданнарга кагылышлы милек сатудан алынган керемн­әрен декларацияләү буенча берничә кызыклы яңалык бар.

Әйтик, быелдан сату-алу килешүендә милекнең кадастр бәясеннән 70 проценттан түбәнрәк хак күрсәтелә икән, аны сатудан алынган керемгә салым кадастр бәясеннән 0,7 ставкасы буенча исәпләнәчәк. Аңлашылырлык булсын өчен түбәндәге мисалны китерәм. Мәсәлән, фатирга милекче хокукы 2016 елда теркәлгән. 2016 елның 1 гыйнварына аның кадастр бәясе 3 миллион 500 мең сум тәшкил итә. Шул ук 2016 елда әлеге фатир сатылып, сату-алу килешүен­дә аның бәясе 1 миллион 500 мең сум дип күрсәтелә. Бу очракта салым органы салым түләүченең декларациясен камераль тик­шерү барышында, фатирның 70 процент кадастр бәясеннән (2 миллион 450 мең сум) чыгып, 3 миллион 500 мең сумны х 0,7 схемасы буенча өстәмә салым түләүләре билгеләргә хокуклы. Шул ук вакытта, милекне саткан очракта закон белән салым вычеты каралуын да билгеләп үтәргә кирәк.

– Бу хакта тулырак аңлатып үтегез әле.

– 2016 елдан башлап аерым социаль салым вычетлары (укуга, дәвалануны түләү чыгымнары, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән салым түләүче төзегән килешүгә ярашлы әлеге чорда кертелгән пенсия взнослары суммасы) өчен салым түләүче файдасына салым чоры тәмамлануны көтмичә, эш бирүчеләрдән алдан алынырга мөмкин. Узган елга кадәр исә моны салым чоры тәмамлан­ганнан соң һәм салым декларациясе тапшыргач кына алып була иде.

– Эш бирүчедән НДФЛ буенча салым вычеты алу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

– Беренче адым – салым түләүче гариза һәм аның социаль салым вычеты алу хокукы булуын раслаучы башка документлар белән салым органына мөрәҗә­гать итәргә тиеш.

Икенче адым – салым түләүченең социаль салым вычеты алу хокукы салым органы тарафыннан гариза алынганнан соң 30 календарь көн эчендә расланырга тиеш.

Өченче адым – салым түләүче социаль салым вычеты алу турында язма гариза белән эш бирүчегә мөрәҗәгать итә. Гаризага, шулай ук, салым органыннан алынган салым түләүләрнең социаль салым вычеты алуга хокуклы булуын раслаучы белешмә беркетелә.

Дүртенче адым – социаль салым вычеты салым түләүчегә ул әлеге мәсьәлә буенча салым агентына мөрәҗәгать иткән айдан түләнә башлый.

– Көнүзәк сорау: салым хезмәте сайтыннан тыш, декларацияне тутыру һәм тапшыру турында мәгълүматны тагын каян алырга мөмкин?

– Русия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Декларация кампаниясе” дигән бүлектә бу хакта тулы мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук, бу бүлектән тыш, “Иң еш бирелүче сораулар”, “Физик берәмлекләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”, “Мәгълүмат сервислары”, “Салымнарны түлә” бүлекләрендә дә бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин.

Гомум сорауларга җа­вапны телефон аша да салым орган­нарының белеш­мәләр хезмәтеннән ала аласыз. Барлык телефоннар www.nalog.ru сайтының “Контакт­лар һәм мөрәҗә­гатьләр” бүлегендә күрсә­телгән.

– Белүебезчә, җавап­лы кампания вакытында салым органнары елның-елында “Ачык ишекләр көне” уздыра. Быел аны кайсы көннәрдә уздыру каралган?

– “Ачык ишекләр көне” уздыру үзен һәрьяклап аклый һәм аны елына икешәр тапкыр уздыру һич очраклы түгел. Быел исә ул 14-15 апрельдә үтәчәк. Аның барышында гражданнар керемнәрен декларацияләү һәм салым түләү зарурлыгы яисә юклыгы, салым декларациясен тутыру, НДФЛ­ны тутыру һәм түләү тәртибе, НДФЛ буенча бурычлар булу-булмау, салым вычетлары алу, интернет-сайттан “Физик берәм­лекләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” бүлегенә тоташу мөмкинлеге турында тулы белешмә алачак.

Гәзит укучыларга шул хакта да җиткерәм: 25 марттан 2 майга кадәр республиканың барлык салым инспекцияләрендә дә салым отчетларын кабул итү буенча аерым эш режимы кертелде. Әлеге чорда барлык инспекцияләр дә эш көннәрендә 9 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, шимбә көннәрендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр салым түләүчеләрне кабул итә. Рәхим итегез, салым декларациясен вакытында тапшырыгыз!
Читайте нас: