+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 апрель 2017, 13:01

Төнге 3 тулганда йолдызларга бак!

8 апрельдә төнлә Уфа вакыты белән 3 тула 20 минутта Кояш системасының иң зур планетасы Юпитер Кояшка каршы урнашачак.

Җирдән күзәткәндә газ гиганты иң зур яктылык дәрәҗәсенә җитте. Ул планета төнге күк йөзендә чагулыгы буенча Ай һәм Венерадан кала өченче урында.
Юпитер Кояшка каршы торган чакта иң зур чагулыкка ия булачак (2,47 йолдыз үлчәме) һәм Җирдән 667,2 миллион чакрымда урнашачак. Бинокль аша караганда Юпитер янында аның иң эре юлдашлары Европа, Каллисто, Ио һәм Ганимедны күрергә мөмкин булачак.
“Әмма бу төнне Юпитерга барлык матурлыгы белән балкырга Ай бераз комачаулаячак, тулыша башлаган чакта ул, күкне яктыртып, Юпитерның чагулыгын бераз киметәчәк. Шәһәр утлары да Юпитер белән тулысынча сокланырга мөмкинлек бирмәячәк”, -- ди Уфа планетариеның баш белгече Тамара Денисова.
Читайте нас: