+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 апрель 2017, 02:00

Фенол казасын истән чыгармыйк!

Җаваплы чорда зур шәһәрләрдә эчәр су чисталыгы аерым игътибар үзәгенә алына.Синоптиклар, республика елгаларында су нормадан 20-70 сантиметр югарырак булачак, дип фаразлый. 39 райондагы авылларга, шулай ук Уфа, Стәрлетамак, Белорет, Бөре, Баймак, Дәүләкән, Мәләвез, Ишембай шәһәрләренә су керәчәк дип көтелә. Белорет районында – 28, Кырмыскалы районында – 24, Стәрлетамак районында – 16, Иглиндә – 15, Ярмәкәй һәм Архангель районнарында – 14әр, Бөрҗән һәм Ишембай районнарында 11әр авылда зур су көтелә.

Былтыр Агыйдел елгасы Уфа янында 756 сантиметрга күтәрелгән иде, быел су күтәрелү 750-850 сантиметр бу­лу ихтимал, Караидел елгасы Шакша бистәсе янында былтыр 856 сантиметрга күтәрелсә, быел да шул чама булмакчы, Бочкарево авылы янында Дим елгасы былтыр 393 сантиметрга күтә­релсә, быел 600-700 сантиметрга җитүе ихтимал.
“Уфаводоканал” компаниясе бел­гечләре быел 220 скважина, 66 километр сууткәргеч һәм 766 коеның су астында калуы ихтимал, дип исәпли. Шуңа да бу скважиналар герметик рәвештә ябыла, эчәр суның сыйфаты гадәттәгедән ешрак тикшерелеп торачак, ди алар.
Башкала хакимиятеннән хәбәр итү­ләренчә, шәһәрнең коммуналь хезмәт­ләре кар сулары агып китсен өчен бу көннәрдә тәүлек әйләнәсенә юлдагы дренаж коллекторларын тазарту белән мәшгуль. Моннан тыш, урамнарны кар һәм боздан тазарту туктамый, бу эш шәхси секторда да башкарыла. Башкалада ташкынга каршы 25 штаб оештырылган, аларда 400 берәмлек техника, 106 йөзү чарасы тупланган. Быелгы ташкын вакытында журналистлар һәм блогерларга махсус көймә-катерлар ярдәмендә су баскан урыннарга барып, мәсьәләне объектив яктырту мөмкинлеге биреләчәк.
2020 елга кадәр республикада су хуҗалыгын үстерүгә федераль бюджеттан 1 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Быел аның 200 миллион сумы үзләштере­ләчәк. Ул Агыйдел ярларында инженер һәм гидротехник корылмалар һәм ныгытмалар төзү, төзекләндерүдә файдаланылачак.
Күп нәрсә үзебездән дә тора. Хәтәр хәлгә юлыкмас өчен хәвеф­сезлек кагыйдә­ләренә җитди карыйк!
Читайте нас: