+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 апрель 2017, 16:23

Уфаны да шартлатмакчы булганнар!

Русиядә тыелган төркемнәр һәм халыкара оешмалар боевиклары ил территориясендә терактлар әзерләгән. Бу хакта Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников хәбәр итте.

Соңгы мәгълүматлар буенча, былтыр терактлар илнең 16 шәһәрендә, шул исәптән Уфада да, планлаштырылган. Аны әзерләүдә БДБ илләре гражданнары катнашкан. Бөтен хәвеф куркынычы Русиянең махсус хезмәтләре тарафыннан юкка чыгарылган, халыкара террорчылык төркемнәренең 46 “оясы” тар-мар ителгән.
Бортников мигрантлар һәм башка ил кунаклары арасында террорчылык идеологиясенә каршы тору буенча эшне дәвам итәргә чакыра.
Читайте нас: