Хәтта документың югалу турында игълан элеп тә ялгышуың ихтимал. Татарстанда яшәүче 28 яшьлек хатын шундый игъланнан соң 6 мең сум акчасыннан колак кага. Ачыклануынча, документны таптым, дип шалтыратучы Архангельск өлкәсеннән булган, ә акча Волгоград өлкәсендә теркәлүчегә күчерелгән.
71 яшьлек хатын исә банк картасы блокировкаланган дигән шалтыратуга ышанып, 110 мең сумын алдырган.