СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрелендәге указы нигезендә Советлар Союзында 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләнә башлый. Шулай ук, ул көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләнә.
Бүген бәйрәм уңаеннан социаль челтәрләрдә “Башыңны күтәр” дигән масштаблы флешмоб узачак. Анда катнашучы Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 07 минуттан алып (“Восток-1”нең старт вакыты), башын өскә күтәреп, һавага карап селфи эшләргә һәм фотоны социаль челтәрләрдә урнаштырырга тиеш.