Башкортстан елгалары, элекке елдагы белән чагыштырганда, 1-2 көн алдан боздан ачыла башлады. Аларда су күтәрелүнең иң югары ноктасы май башына туры киләчәк, дип фаразлый Башгидромет гидрологлары. Республиканың 39 районындагы авылларга, шулай ук Уфа, Стәрлетамак, Белорет, Бөре, Баймак, Дәүләкән, Мәләвез, Ишембай шәһәрләренә су керәчәк дип көтелә. Белорет районында – 28, Кырмыскалыда – 24, Стәрлетамакта – 16, Иглиндә – 15, Ярмәкәй һәм Архангель районнарында – 14әр, Бөрҗән белән Ишембайда 11әр авылда зур су көтелә. Башкалада быел 900 йортка су керүе ихтимал. Дим бистәсендә Новгород урамына һәм урманчылык хуҗалыгына су килүе мөмкин. Мондый хәл Киров районында Кооперация аланы һәм Өченче пристань бистәләренә, Ленин районында Нижегородка һәм Затонга да яный.
Фаразлауларга караганда, Агыйдел – 750-850, Караидел (Шакшада) – 760-860, Дим елгалары (Бочкарево авылы янында) 600-700 сантиметрга күтәреләчәк.
Башкалада ташкынга каршы 25 штаб оештырылган, анда 1800 кеше, 400 берәмлек техника, 106 йөзү чарасы тупланган. Республикада кешеләр һәм хуҗалык маллары өчен эвакуация пунктлары тулысынча әзер, техника, коткаручылар, тәртип саклаучылар да җитди әзерлек сызыгында.