+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 Апреля 2017, 19:51

Республика \"зур су\"га әзерме?

Туры эфир барышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов язгы ташкын мәсьәләсен дә читләтеп үтмәде. Мәгълүм булуынча, быел кыш явым-төшем күп булганлыктан, ташкынның былтыргыдан көчлерәк булуы көтелә.

Әлбәттә, зур сулыклар янәшәсендә яшәүчеләр аеруча нык борчыла. Төбәк җитәкчесе күңелсез хәлләрне булдырмас өчен җитди чаралар күрелүе турында сөйләде.
– "Зур су" мәшәкатьләренә алдан әзерләнү мөһим. Атап әйткәндә, су басу куркыныч янаган төбәкләрдән халыкны, мал-мөлкәтне вакытында эвакуацияләргә, милекне страховкаларга кирәк. Без мондый урыннарда яшәүчеләрне кисәтү, тиешле мәгълүматны җиткерү өчен кулдан килгәнне эшләдек. Хәлнең төрле борылышына әзер булсак та, ташкынның зур зыян салмавына өмет итәбез, – диде Рөстәм Зәки улы.

Как республика готовилась к большой воде, как измеряются уровни рек, а также прогнозы на половодье-2017 и комментарии экспертов читайте в специальном проекте ИА «Башинформ».
Читайте нас