+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 апрель 2017, 14:14

Ташкын федераль трассаларга да яный!

Республика Автоинспекциясендә федераль трассаларның су басу ихтималы булган участоклары билгеләнгән. "Башинформ" хәбәр итүенчә, "М-5" трассасының 1474нче чакрымда (Уфаның Октябрь районы) — 0,42, "М-7" трассасының 1281нче чакрымда (Кушнаренко районы) — 0,2, "Р-240" трассасының 141-142нче чакрымнарда (Стәрлетамак районы) – 1,5 чакрым юлның су астында калуы бар. Бу очракта автомобиль йөртүчеләр трассаны республика тәгаенләнешендәге юллардан урап узарга тиеш була. "М-5"тә — Нагаево, Турбаслы, Калтыман аша — 63 чакрым, "М-7"дә — Иске Тумаклы белән Үгез аша— 53 чакрым, Ырынбур трассасында Покровка, Наумовка, Яңа Васильевка аша 31 чакрым урау юл узарга туры киләчәк.

Гадәттән тыш хәл туган очракта, водительләр юл-патруль хезмәте инспекторларына шалтырата ала. Дежур частьның телефон номерлары: 235-84-02, 233-27-31.

Читайте нас