+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Апреля 2017, 21:00

Көннәр җылына – ташкыннар уяна

Синоптиклар хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә 8-10, көньяк районнарда 15 градуска кадәр җылытачак. Язгы кояш, койма яңгырлар белән бергә, елгадагы бозларны тәмам эретә, аларның күбесендә ташкыннар уяна.

Өршәк елгасы Дәүләкән районының Камчалытамак авылы янында көненә бер метр тирәсе арткан. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы, төрле урыннарда ул тәүлегенә 164 сан­тиметрга кадәр күтәрелә.
Республика автоинспекциясендә су басу ихтималлыгы булган федераль трассалар участокларын ачыкладылар. Уфа районында М5 юлының 1474 километрында 0,42 чакрымлык, Кушнаренко районында М7 трассасының 1281 километрында 0,2 чакрымлык, Стәрлетамак районында Р-240 трассасының 141-142нче километрында 1,5 чакрымлык араны су басуы мөмкин.
Су баскан очракта водительләргә бу араны төбәк юллары аша урап үтәргә туры киләчәк. М5 трассасында – Нугай, Турбаслы, Калтыман аша 63 чакрымлык урау юл бар. М7дә – Иске Тукмаклы, Үгез авыллары аша 53 чакрым, Ырынбур трассасында – Покровка, Наумовка, Яңа Васильевка аша 31 чакрым.
Республикада су күтәрелүнең иң югары ноктасы май башына туры киләчәк, дип фаразлый Башгидромет гидрологлары.

Как республика готовилась к большой воде, как измеряются уровни рек, а также прогнозы на половодье-2017 и комментарии экспертов читайте в специальном проекте ИА «Башинформ».
Читайте нас