– Казан финанс-икътисад институтын тәмамлагач, хезмәт юлымны Башкортстан Финанс министрлыгында башладым, – ди әңгәмәдәшем. – Саннар, статистика дөньясына күнегү җиңел булмады. Белемем, тапкырлыгым сынатмаска ярдәм итте. Иглин районында бюджетның казначейлык үтәлешенә күчүенә көч салдым. Программа тәэминатларын санауны электрон документлар белән алышуны, бюджет оешмаларына түләү документлары тутыруда ярдәм итүне беренчеләрдән булып гамәлгә ашырдык. Баштагы мәлләрдә оешмалар мөһим документларны дискеталарда, дискларда, флэшкаларда алып килә иде. Заманалар үзгәрде. Хәзер барысы да Интернет аша гына эшләнә. Яңа шартларга башкаларны да өйрәтеп, кирәк чакта киңәшләр бирдек. Хәзер эш җайга салынды. Предприятиеләр, оешмалар белән тыгыз элемтә урнаштырдык.
Законнар еш үзгәреш кичерә. Яңа шартлар бюджет оешмаларына да мәшәкатьләр арттырды. Атап әйткәндә, хәзер һәр нәрсә аукцион, конкурс аша сатып алына, сатыла. Хезмәтләр дә шул рәвештә күрсәтелә. Бу эшне законга ярашлы, җиренә җиткереп башкару финанс идарәсе хезмәткәрләренең тырышлыгына да бәйле. Аларның киңәшләре, кисәтүләре максатка нәтиҗәле ирешергә ярдәм итә.
– Без яңалыкларны алдан белеп, башкаларга да хәбәр итәргә бурычлыбыз. Иглин районы хакимияте башлыгы урынбасары, финанс идарәсе җитәкчесе Фидан Дәүләтгәрәев белемебезне камилләштерүгә җитди игътибар бүлә. Хезмәткәрләребез даими рәвештә Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә белемен арттыра. Махсус басмаларны алып, тирән анализлыйбыз. Яңалыкларны, законнардагы үзгәрешләрне оешмаларга тиз арада хәбәр итәбез. Нәтиҗәдә, аңлашылмаучанлыкларга чик куела. Киләчәктә дә шушы рухта дәвам итәргә исәп тотабыз, – диде Наилә Чыңгызова.
Әйткәндәй, Наилә Нургали кызы эшендә алыштыргысыз, ышанычлы хезмәткәр булса, өендә уңган хуҗабикә, хәстәрлекле әни. Ире Риф белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, ди халык мәкале. Улы Рөстәм әнисенең юлын сайлап, муниципаль хезмәттә көчен сыный. Иглин районы Май авылы биләмәсе хакимияте башлыгы ул. Уфада яшәүче кызы Светлана – юрист. Тату гаиләдә, хезмәт чыныгуы алып үскән балалар тормышта да сынатмый, җәмгыятькә дә файда китерә. Күз алдыгызда – ачык мисал.