+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 Апреля 2017, 09:21

Кар астыннан… умырзаялар түгел, машиналар чыга!

Яз җитеп, карлар эрегәч, автомобиль йөртүчеләрнең кәефен бозган хәл туа. Шәһәрдәге болай да тар йорт ихаталарында әле тегендә, әле монда ташландык машиналар “борын төртә”. Хәер, автомобиль йөртүчеләргә генә комачаулык китерми җимерек машиналар. Чүп өеменә әйләнгән машинаны беркемнең дә көн саен күреп торасы килми. Хуҗасыз транспортның тәрәзәләрен ватучылар, тәгәрмәчләрен тишүчеләр дә табыла. Кайчагында эченә балалар кереп уйный. “Чакырылмаган кунак”тан ничек котылырга?

Машина бөтен кагыйдәләр буенча парковкаланып, дөрес урында, әмма бик озак вакыт торса, хуҗасы билгесез булса, нишләргә? Шулай ук урындагы хокук саклау органнарына гариза язарга, шикле машина турында хәбәр итәргә. Бәлки, бу урланып, ташланган машинадыр? Я булмаса, ул ниндидер җинаять кылу белән бәйледер. Властьлар машинаның “юридик чисталыгы”н дәлилләсә, автомобильгә дәгъвалар булмаячак. Бәлки, аның хуҗасы озайлы командировкага гына киткәндер. Ә инде машинаны запчастьләргә сүтеп, аны чүп оясына әйләндереп өлгергәннәр икән, бу очракта муниципаль властька хәбәр итәргә кирәк. Гаризагызны фотолар белән ныгытыгыз, бу машинаны йортыгызда күрергә теләмәвен ассызыклагыз. Әгәр дә хокук саклаучылар машина хуҗасын табалмаса, транспортны утильләштерүгә озатачаклар.

Машинаны эвакуацияләү белән үзегез шөгыльләнмәгез. Беренчедән, бу зур финанс чыгымнарга бәйле. Икенчедән, сезнең гамәлләрне чит милекне талау белән тиңләргә мөмкиннәр. Ташландык машинаның номерлары бар икән, димәк, хуҗасы да бар. Ул кинәт табылып, сезне җавапка тарттырырга мөмкин.
Читайте нас