Республика буенча 258 торак пункты һәм анда яшәүче 80 меңнән артык кешенең су басудан зыян күрүе ихтимал, дип хәбәр ителгән иде. Әлеге көнгә урыннардан хәвефле хәбәрләр килә башлаган, хәл контрольдә тотыла. Әйтик, 25 апрельдә Агыйдел елгасының иске үзәнендә су ташып, Стәрлетамак шәһәрендә 15 йорт яны территориясен су баскан. Хәвеф зонасында калучыларга тиз арада ярдәм күрсәтелгән. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев билгеләвенчә, бүген ул төбәктә елгалар торышы тотрыклы кала.
Уфаның “Кооператив аланы” төбәгендә өч йорт ихатасына су кергән. Анда яшәүчеләр вакытлы яшәү пунктына урнаштырылган.
— Су басу куркынычы туган очракта, кешеләргә җылы, юешләнми торган киемнәр әзерләргә, өч көнгә җитәрлек ризык һәм су хәстәрләргә; ярдәм кирәк очракта, “101” телефоны аша коткаручыларны, я янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәк, — дип искәртәләр Русиянең Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре.
Как республика готовилась к большой воде, как измеряются уровни рек, а также прогнозы на половодье-2017 и комментарии экспертов читайте в
специальном проекте ИА «Башинформ».