+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 Апреля 2017, 21:00

Төп игътибар – Кеше капиталына

27-28 апрельдә Уфада “Кеше капиталы белән идарә итү: төбәк стратегиясе” V Халыкара HR-Форум үтәчәк. Аны республика Башлыгы Хакимияте, Башкортстан Хөкүмәте, министрлыклар, югары уку йортлары оештыра. Чарада дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, бизнес, фән, белем бирү учреждениеләре вәкилләре һәм башкалар катнашачак.

Оештыручылар белдерүенчә, форумның максаты — хезмәт ресурслары белән идарә итү төбәк сәясәтен камилләштерүнең төп юнәлешләрен билгеләү, көнүзәк проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында бергәләп фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу.
— Форумда катнашучылар республика стратегиясенә үз тәкъдимнәрен кертәчәк. Без хезмәт ресурслары белән идарә итү өлкәсендә куелган максатка ирешү юлларын билгеләячәкбез. Форумга Мәскәүнең Сколково идарә итү мәктәбе экспертлары чакырылган. Алар катнашлыгында төбәкнең тиешле квалификациядәге хезмәт ресурслары белән тәэмин ителешен өйрәнәчәкбез. Бизнесның социаль җаваплылыгына аерым игътибар биреләчәк, — диде оештыручыларның берсе Айгөл Десяткина.
Ике көнлек җитди программа кысаларында секция утырышлары, мастер-класслар, “түгәрәк өстәл”ләр, тернинглар үтәчәк. “Дәүләт корпорацияләренең кадрлар стратегиясе һәм аларның төбәкнең кеше капиталына йогынтысы” дип аталган утырышларның берсендә төбәк һәм федераль властьларның, эш бирүчеләрнең, иҗтимагый, фәнни һәм мәгариф оешмаларының Башкортстанда 2017-25 елларда хезмәт ресурслары белән идарә итү системасын үстерү буенча бердәм эш планы төзеләчәк.
Читайте нас