Көнүзәк
28 апрель 2017, 06:51

Ташкыннар ташып туйган

Башкортстан Хөкүмәтендә ташкынга каршы комиссия һәм Агыйдел елгасы бассейнындагы сусаклагычлар эшчәнлеген җайга салу буенча эшче төркем утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары Марат Мәһәдиев алып барды.

- Дала елгалары ярларына кайтты, Агыйдел һәм Караидел елгаларында бераз су күтәрелү күзәтелә, - диде ул. – Республика шәһәрләрен һәм икътисад обьектларын су белән тәэмин итүче сусаклагычларга су тутыру ташкыннарны “авызлыклаячак”. Халык өчен бу мәсьәләдә артык кыенлыклар булмаячак.
Гидрометеорология һәм тирә-як мохит мониторингының Башкортстан идарәсе начальнигы Галина Зайцева әйтүенчә, Агыйдел елгасы тулысынча боздан арчылды. 25 апрельдә анда су иң югары дәрәҗәсенә җитте. Соңгы явым-төшемнәр аңа әллә ни йогынты ясый алмады. Киләсе атнада кайбер елгаларда су кимиячәк, Дим елгасында су иң югары ноктага җитәчәк, Агыйделнең түбән агымында су күтәрелү дәвам итәчәк. Һава торышы җылынуга таба бара.
Читайте нас