0 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Көнүзәк
5 Мая 2017, 07:59

Вертолет һәлакәтен тикшерү бара

Идел буе федераль округының Транспорт прокуратурасы Башкортстанда вертолет килеп төшү уңаеннан тикшерү эшен башлады.

Фаҗига 4 майда Белорет районында теркәлгән иде. “Лайт Эйр” авиакомпаниясенә караган "Robinson-R44" вертолеты урындагы вакыт белән 14 сәгатьтә агачлы-таулы урынга килеп төшкән. Фаҗигагә таручылар урманнарда янгын хәвефсезлеге торышын ачыклау өчен очыш ясаган. Борттагы өч кеше дә һәлак булган.
Читайте нас