+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Мая 2017, 21:00

Битарафлык сәбәпче

4 майда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев янгыннарга каршы көрәшкә багышланган ведомствоара комиссия утырышы үткәрде.

Аның белдерүенчә, соңгы вакытта илдә һәм республикада янгыннар саны арткан. Өч көндә генә дә Башкортстан торак пунктларында чыккан янгыннардан 18 корылма зыян күргән, 7 йортның көле күккә очкан. Ун урында күзәтелгән табигый янгыннарның җидесе сүндерелгән, икесе туктатылган. Әле Белорет районында зур янгынны сүндерү буенча эш бара.
Күрелгән чараларга карамастан, Башкортстан территориясендә 23 янгын ачыкланган Урман янгыннары Белорет, Бөрҗән, Ишембай, Дуван, Күгәрчен, Дәүләкән районнарында теркәлгән. Аларны сүндерүгә 333 кеше һәм 90 данә техника җәлеп ителгән. Янгыннарның күпчелегенә кешеләр, аларның битарафлыгы сәбәпче.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсеннән белдерүләренчә, 1 майдан 1 июньгә кадәр төбәктә янгын хәвефсезлеге айлыгы үтәчәк. Ведомство янгыннарны кисәтүгә һәм аның нәтиҗәләрен бетерүгә, янгын хәвефсезлеге белемен пропагандалауга юнәлтелгән оештыру-гамәли чаралар планын раслаган.
Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга янгын куркынычы янаганда министрлык каршындагы Төбәк диспетчер хезмәтенә (347) 218-14-14 яисә 8-800-100-94-00 телефоннары буенча шалтыратуны үтенә.

Шул ук вакытта
4 майда Белорет районында урман янгыннарын сүндерүдә катнашкан вертолет һәлакәткә тарыган. Бу юлы ул янгыннар торышын ачыклау өчен күтәрелгән булган. Вертолет Татлы авылы янына килеп төшкән. Бортындагы очучы-күзәтүче Дамир Шәймөхәммәтов, штурвал артында утырган “Лайт Эйр” авиакомпаниясе хезмәткәре Олег Никитин һәм Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Айдар Янгиров һәлак булганнар.
Әлеге һәлакәт буенча тикшерү үткәрелә.
Читайте нас