— Белгечләр Агыйдел елгасының Уфа янында 750-700 сантиметрга кадәр күтәреләчәген фаразлаган иде, 2 майга ул 700 сантиметрдан артып китте – диде Премьер-министр Рөстәм Мәрданов. – Калган кайбер елгаларда су былтыргыдан түбән.
Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсендә белдерүләренчә, Шакша янында Караидел елгасы 635, Бочкарево поселогы янында Дим елгасы 558 сантиметргача түбәнәйгән.
Ташкыннар вакытында Миякә, Чакмагыш, Күгәрчен, Ишембай, Мәләвез районнарында, Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә 129 йортка су керде. Аларда 358 кеше яши.