+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Мая 2017, 21:00

Камырдан сыннар һәм чүпрәк курчаклар...

Аларны кул эшләре осталары күргәзмәсендә күрергә мөмкин.Иглин районы музеенда кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Урман, Иглин, Покрова һәм башка авыллардан йөзгә якын эш тәкъдим ителде. Музейга килүчеләр әйберләргә сокланып кына калмый, аларның кайберләрен сатып та алала.

– Гади генә әйберләрдән коеп куйган сәнгать әсәре ясый алучылар да бар, – диде күргәзмәне оештыручы, музей директоры Айгөл Тимербаева. – Кызганычка каршы, аларның күпчелеге җәмгыятькә билгеле түгел. Осталар сәләтләрен башкаларга күрсәтеп, матди файдасын да тоя алсын өчен күргәзмә оештырырга булдык. Өметләр акланды. Халкыбызның сәләтенә таң калырлык. Чигелгән яулыклар, паннолар, камырдан сыннар, йомшак уенчыклар игътибарны җәлеп итә. Иң мөһиме – биредәге экспонатлар – бердәнбер, бүтән бер җирдә дә очрамый. Чөнки аларны осталар, фантазияләренә таянып, үзләре ясаган.
Күргәзмәгә килүчеләр арасында социаль челтәрдә акция игълан ителгән. Иң активларны бүләк көтә.
Сер түгел, бүген яшьләр кулыннан смартфон, телефон төшми. Бәлки шушындый чаралар үсеп килүче буында чигүгә, бәйләм бәйләүгә һәм башка кул эшләренә кызыксыну уятыр?
Читайте нас