— Демократик җәмгыятьтә урындагы үзидарә органнары — чын халык власте институты һәм халык мәнфәгатьләрен тормышка ашыру чарасы ул, — ди Михайловка авылы хакимияте башлыгы Дамир Арсланов. — Бүген урындагы үзидарә җирле һәм гомумдәүләт бурычларын хәл итүдә нәтиҗәле инструмент булып санала. Бу — халыкка иң якын хакимият. Аның имиджы көндәлек эшләре белән формалаша. Торак пунктларны, юлларны, өйләрне, кибетләрне төзекләндерү, яшелләндерү белән даими шөгыльләнү, кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, тотрыклылык үзидарә хезмәткәрләренең заманга ияреп эш итә белүенә бәйле. Шушы юнәлештә уңай нәтиҗәгә ирешәбез икән, бу инде халыкның властька карата ышанычы ныгу дигән сүз.
Михайловка авылы биләмәсенә Михайловка, Вавилово, Суровка, Мөдәрис авыллары керә. Урындагы хакимият үзенең оештыру-административ эшчәнлегендә авылларда яшәүчеләр мөрәҗәгатьләрен һәм гаризаларын карауга, алар буенча тиешле чара күрүгә, вакытында җавап һәм аңлатма бирүгә беренчел игътибар бирә. Мәсәлән, үткән елда урындагы хакимият гражданнардан 1150 мөрәҗәгать кабул иткән.
Мөрәҗәгатьләрнең байтагы коммуналь хуҗалыкны яңартуга, авылларны төзекләндерүгә кагыла. Узган елда, әйтик, коммуналь хуҗалык ихтыяҗларына урындагы бюджеттан 6,5 миллион сум юнәлтелсә, төзекләндерү эшләренә 13,5 миллион сум сарыф ителгән. Аеруча мөһим мәсьәләләр буенча карар кабул итү өчен гражданнар җыеннары үткәрелә.
— Гомумән, — ди хакимият башлыгы, — бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштыру көн таләбе. Тормыш шартлары яхшыра барган саен халыкның ихтыяҗлары да арта. Әлеге вакытта су белән тәэмин итү буенча күпмиллионлы проектны тормышка ашырабыз. Урамнарны яктырту, юлларны, тротуарларны тәртиптә тоту, кирәк урыннарда ремонт ясау, шулай ук, көндәлек игътибар сорый. Кышын урамнарны кардан, башлыча, үз көчебез белән чистартабыз. Гражданнар мөрәҗәгатьләреннән чыгып, торак пунктларын социаль-икътисади үстерү буенча эшне махсус төзелгән планга ярашлы алып барабыз. Шулай ук республикада киң таралу ала баручы “Эшлекле гамәлләр” проектында, “Урындагы башлангычларга ярдәм итү” программасында катнашабыз.
Соңгы елларда Михайловка күзгә күренеп төзекләнә. Бу юнәлештә уңай нәтиҗәгә, әлбәттә, хакимиятнең активлыгы белән беррәттән, авылда яшәүчеләрнең матурлыкка, чисталыкка омтылучанлыгы белән ирешелә. Шәхси ихаталарны җыештыру, көнкүреш калдыкларын җыюдан алып, чисталык өмәләре үткәрү, агач-куаклар утырту — һәммәсе дә мөһим бу җәһәттән. Экология елында бигрәк тә.
— “Туган җиргә мәхәббәт табигатьне яратудан башлана”, – дип язган Константин Паустовский. Әлбәттә, табигатьне ярату ул аның матурлыгына, байлыгына һәм көченә соклану гына түгел. Табигатькә мәхәббәт, беренче чиратта, аны кайгыртудан гыйбарәт булырга тиеш, — ди Дамир Габделҗәмил улы. — Экология елында гына түгел, ә һәрвакыт әйләнә-тирәлек сафлыгы, матурлыгы турында хәстәрлек күрергә бурычлыбыз. Безнең җирлектә, мәсәлән, авылларны яшелләндерү, паркларны яңарту, сулык-чишмәләрне тазарту, төзекләндерү буенча эшләр былтыр да башкарылды, быел да дәвам итә. Былтыр барлыгы авылларда 3000 төп куак һәм агачлар утыртылды. Бу эшләрдә хакимият хезмәткәрләре дә, ветераннар да, иң әһәмиятлесе – мәктәп укучылары да актив катнашты
— Кеше — табигатьнең бер кисәкчеге. Көндәлек мәшәкатьләр белән без ул хакта уйланмыйбыз гына. Ә уйланырга кирәк. Табигать шулкадәр камил система — анда бер генә артык һәм ким әйбер дә юк. Шул ук агач утыртуны гына алыйк. Аны кисү генә тиз. Ә ул үссен өчен дистәләрчә ел кирәк. Аны утырту зур чыгымнар сорамый. Мөмкинлек булганда агач утыртырга ашыгыгыз, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт экологик культуралылык билгесе ул, — ди Дамир Арсланов.
Әйе, экологик культура, әхлак кагыйдәсе буларак, һәркайсыбызның тирә-як мохит сафлыгы өчен җаваплылыгыннан башлана. Ул, шулай ук, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше дә. Әлбәттә, өлкәннәрнең үз-үзен тотышы балаларга зур йогынты ясый. Кечкенәдән гаиләдә алган гадәтләр балалар бакчасында һәм мәктәптә дә дәвам итә. Гаиләдә балаларга уңай үрнәк күрсәтик, экологик әхлак кагыйдәсен үтәргә өндик, аларны тирә-юньне пычратмаска, табигатькә игътибарлы булырга өйрәтик. Үзебез дә чиста, матур яшәүчеләрдән өйрәник. Табигатькә, димәк, үз-үзебезгә зыян салмыйк.