Миннән өлкәнрәк булса да, бу чибәр, мөлаем, җитез ханымга апа дип әйтергә һич тел әйләнми торды. Япь-яшь, сөйкемле, тәмле телле, уңган. Без иртә белән барып керүгә үк ашы пешеп өлгергән, өстәле сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Сүзләрен матур итеп көйләбрәк сөйли, андыйлар турында бөтен кайгыларны оныттыра, диләр...
Башкортстаннан еракта Таҗикстанның Дүшәмбе (ул вакытта Сталинобад) шәһәрендә туган ул. Туймазы районы кызы Фәния белән Дүртөйле районы егете Зәмбин нәкъ шушы бәрәкәтле җирдә очрашып, чәчләрен чәчкә бәйли. Наҗиягә ике яшь тулганда алар, сагынуларын басалмыйча, Башкортстанның Бөре шәһәренә кайтып төпләнә. Бераздан заманы өчен бик укымышлы булган укытучыларны Туймазы районының Балтай авылына җибәрәләр, анда әнисе — мәктәп директоры, әтисе укытучы булып эшли. Наҗиягә 12 яшь дигәндә, әнисе Кандра-Котый авыл мәктәбенә директор итеп күчерелә. Иң матур чаклары, үсмер вакытлары шушы авылда үткәнгә, Наҗия аны туган авылы саный.
Ул үзе дә, династияне дәвам итеп, Бөре педагогия институтына укырга керә. Шунда насыйп яры, Уфа авиация институтында белем алган Илгиз белән очраша. Укуны тәмамлаганда инде яшь гаиләнең тәүге уллары туган була. Хәрби хезмәткәр һөнәрен сайлаган Илгиз Наҗияне Алма-Ата шәһәренә алып китә. Аннары “стаж тутыру өчен” Камчаткага юл тоталар, анда бер ел ике булып исәпләнә.
— Камчаткада климат бөтенләй икенче. Кар күп. Җәй бер генә ай була. Шулай да кайнар чыганакларда су коену мөмкинлеге дә таба идек, — ди Наҗия ханым.
Шушында ул парашюттан да сикерә. Педагог-оештыручы буларак, Наҗия Зәмбин кызы 15 баланы парашюттан сикерергә әзерли. Хәрби хезмәткәрләр балалары бик үткер, кыю була шул. “Апа, әйдәгез инде, сез дә сикерегез”, — дигәч тыңламый булдыралмый остазлары. Ниндидер һава агымына эләгеп, биектә бер урында озак кына әйләнеп тә тора әле ул. Җиргә төшеп җиткәч: “Сез хәзер лачын”, — дип каршы алалар аны. Менә шунда күренә инде кешедәге рух ныклыгы, кыюлык, тәвәккәллек!
Наҗия апаның тормышы әнә шундый кызыклы хәл-вакыйгаларга бай. Приморье краеның Новонежино төбәгендә яшәгән вакытларын да сагынып искә ала ул. Башка офицер хатыннары кебек, ире җилкәсенә ышыкланып, өч улын тәрбияләп өйдә генә утырырга да булыр иде. Ләкин Наҗия кул кушырып утыра торганнардан түгел. Биредә ул мәктәптә сыйныфтан тыш тәрбия эшен оештыручы була.
Бу шәһәрдә ун елга якын яшәгәннән соң, Татарстанның Түбән Кама шәһәренә күченәләр. Туксанынчы еллар башы, авыр вакыт, хәрби частьларда да кыскартулар башлана. Авылда яшәгән әти-әниләр дә олыгая. Башкортстанга бик кайтасылары килсә дә, ул вакытта фатир мәсьәләсен хәл итеп булмый. Сигез ел Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерәләр, анда Наҗия Зәмбин кызы төрек лицеенда уку-укыту бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. Аннары, мөмкинлек туып, ниһаять, Яңавыл районына күченәләр. Наҗия ханым гимназиядә тарих укыта башлый. 2007 елда ул “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча үткәрелгән “Русиянең иң яхшы укытучысы” бәйгесендә катнашып, абруйлы премиягә лаек була.
2012 елда алар йорт нигезен саклар өчен Кандра-Котыйга кайтып төпләнә. Пенсиядә булса да, Наҗия апаны өйдә очратырмын, димә, ул һаман җәмәгать эшләре белән янып йөри. Менә ничә ел инде районның “Алтын башак” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы, бер ел элек аның җитәкчесе итеп сайланган. Төбәкнең шагыйрьләрен, язучыларын берләштергән бу оешма киләсе елга үзенең 85 еллыгын билгеләячәк.
Наҗия апа — хикәяләр остасы, шигырь-җырлар да иҗат итә. Үзе әйтмешли, ул хәреф таный башлаганнан бирле шигырьләр яза. Институтта укыганда Марис Нәзиров җитәкчелек иткән “Яшьлек” әдәби түгәрәгенә йөри, эшләгән елларында шигырьләре һәм җырлары күпчелек урыс телендә иҗат ителә, аннары инде әнисе киңәше буенча тагын туган телендә каләм тибрәтә башлый.
Соңгы елларда ул үз шигырьләренә дә, башкаларныкыларга да көйләр яза. Җырлары әнисенә, балаларына, туганнарына, гүзәл табигатькә багышлана. 2015 елда Казанда үзешчән композиторлар бәйгесендә үзе иҗат иткән “Агыйделем” җыры белән катнашып, тамашачы сөюен яулаган. Былтыр Тукайның “Җир йокысы” шигыренә язган җыры беренче дәрәҗә дипломга лаек булган. Наҗия апаның барлыгы 122 җыры бар. Быел “Алтын башак” әгъзалары тарафыннан нәшер ителгән “Бәллүр чишмә” альманахында аның шигырьләренә зур урын бирелгән. Наҗия ханым күренекле шагыйрьләр, язучылар әсәрләрен урыс теле-нә тәрҗемә итү белән дә уңышлы шөгыльләнә. Әле Кандра-Котый авылы тарихын язу белән мәшгуль. Шулай ук ул “Кызыл таң” гәзитенең актив авторы да.
Гәрәевларның өч улы да тормышта үз урынын тапкан, берсе — Мәскәү, икенчесе — Санкт-Петербург, өченчесе Түбән Кама шәһәрләрендә яши. Бәхетле картәни белән картәтинең тугыз оныгы бар. Аларның һәрберсен дә барып, туган көннәре белән котламыйча калмыйбыз, ди Наҗия апа.
Әйе, кайчандыр аңа зәңгәр күкне буйсындырырга мөмкин булган иде, шунда ул үзен бөтен җирне колачлагандай хис итә. Бүген ул туган җирендә яшәүче язучыларны, шагыйрьләрне җылы кочагына җыя, аларга янып иҗат итү өчен мөмкинлекләр тудыра, төрле сәфәрләргә әйди. Берләшмә әгъзалары — шушы төбәктә генә түгел, аннан читтә узган чараларның да көтеп алынган кунагы. Шуңа да Наҗия ханымны бүген дә озын юллар, җылы очрашулар көтә.