-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 Май 2017, 02:00

Тәҗрибә уртаклашырга – Башкортстанга!

23-26 майда Уфада Русия нефть-газ-химия форумы һәм “Газ. Нефть. Технологияләр- XXIV “халыкара күргәзмәсе үтәчәк. Чарада илнең 39 төбәгеннән, шулай ук Австрия, Германия, Кытай, АКШ, Финляндия, Сербия, Италия, Польша, Беларусь, Көньяк Корея һәм башка илләрдән компанияләр вәкилләре килүе көтелә. Форумның үзенчәлеге нидә? “Интерфакс-Поволжье” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

– Үтәчәк чара – дәүләт власте органнары, тармакның әйдәүче белгечләре, фән вәкилләре, сәнәгать һәм бизнес катнашачак эшлекле мәйданчык, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәрхәд Самедов. – Форум программасы бай булачак. Катнашучылар, килгән кунаклар химия һәм нефть химиясе тармагындагы яңа җиһазлар, технологияләр белән таныша алачак. Пленар өлештә тармактагы мөһим мәсьәләләр күтәреләчәк. Чара төбәк үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Башкортстан – нефть чыгару һәм эшкәртү киң үсеш алган төбәк. Шул ук вакытта, нефть химиясе, газ химиясе зуррак игътибар таләп итә. Тармак сәнәгатен модернизацияләү, заман белән бергә атлау мөһим. Форум шушы максатка да хезмәт итә. Чөнки чара кысаларындагы бәйләнешләр тармак үсеше өчен зур мөмкинлекләр ача һәм яңа хезмәттәшлек юнәлешләренә нигез сала.
Башкортстанның сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин форум кысаларында төбәк җитәкчелеге, бизнес вәкилләре белән “Роснефть” җәмгыяте, Беларусь Республикасы вәкилләре арасында эшлекле очрашу үтәчәген хәбәр итте.
Читайте нас