+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Мая 2017, 21:00

Үлчәвең төзек булсын!

Килешергә кирәк, кибетләрдә, базарларда, ярмин­кәләрдә үлчәүләрнең дөреслеге турында уйланмау­чылар да бар. Ә бит алар төзек булмаса, кулланучы хокуклары бозыла. Бизмәннәрнең төзеклеген һәркем тикшерә аламы? Уфаның “Үзәк” сәүдә комплексында республика Стандартлаштыру һәм метрология үзәге оештырган чарада шул хакта да сүз барды.

— Кибетләрдә, базарларда файдаланылучы үлчәүләр тикшерү таләп итә, — диде Үзәкнең механик күләмнәрне үлчәү чараларын тикшерү бүлеге әйдәүче инженеры Павел Гарбуз. — Бу хакта документ булмаса яисә аның вакыты чыккан булса, мондый үлчәүләрне файдалану тыела. Аларның төзеклеген белгечләр генә тикшерә ала. Без, бизмәнне тикшереп, кулланучы күреп торырлык урынга голографик наклейка ябыштырабыз. Ул бар икән, сатып алучыга үлчәү төзеклеге турында борчылырга урын юк, димәк.
Белгечләр, базарда берничә үлчәүнең төзеклеген тикшереп, махсус наклейкалар ябыштырды.
Намуслы сатучы беркайчан да кулланучыны алдамый. Шул ук вакытта, мондый максатка ирешергә җиһазларның төзексезлеге дә комачауларга мөмкин. Бизмәннәр тикшерелсә, барысы да канәгать калачак. Кибеттә дә, базарда да игътибарлы булыгыз!
Читайте нас